erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Май Чабу бәйрәме узды

Бәйрәм Карачкы яндыру белән тәмамланды

Арча стадионында җырлап-биеп, төрле уеннар уйнап, кайнар чәй һәм коймак белән сыйланып, карачкы яндырып,  Май чабу бәйрәме үтте. Бөек пост башланыр алдыннан җиде көн, Пасхага кадәр җиде атна алдан билгеләп үтелә торган бйәрәм датасы ел саен төрле. Быел ул 20-26 февральгә туры килә.

Әле бәйрәм башланыр алдыннан ук стадионда инде бәйрәм рухы хөкем сөрә иде. Музыка уйнап тора, әти-әниләр фотога, видеога төшерә, сату нокталары инде үз эшләрен башлап җибәргән. Салкын җил битләрне чеметтерсә дә, бәйрәм кунаклары туңмас өчен, җырлар, конкурслар һәм спорт ярышларында катнашып күңел ачтылар.

Бәйрәмгә килгән кунакларны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Эльвира Вафина сәламләде. Һәркемне бәйрәм белән котлап, ул арчалыларга күңелле бәйрәм, сәламәтлек, иминлек, күтәренке кәеф теләде. Чыннан да, “Мирас” бию төркеме нинди күңелле рухта башлап җибәргән булса, бәйрәм ахырга кадәр шул рухта дәвам итте.  Район Мәдәният йорты методисты Лариса Васильева бәйрәмне бер сулышта, матур итеп алып барды. “Рус җыры” рус халык ансамбленнән башка Май чабу бәйрәмен күз алдына да китереп булмый торгандыр. Бүген дә алар, иңнәренә төрле төстәге яулыкларын салып, арчаларга чын мәгънәсендә бәйрәм бүләк итте. Аларның берсеннән-берсе матур, дәртле җырларына кушылып, олысы да, кечесе дә биеде, күңел ачты. Үзләренең матур җырлары белән шулай ук “Веста” триосы, Ринат Бариев, Жасмин Миңнуллина, Азамат Закиров сөендерде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бүгенге бәйрәмгә иң шатланган кешеләр, мөгаен, балалар булгандыр. Бу көнне алар уйнап-көлеп, җырлап-биеп күңел ачып кына калмадылар, ә файдалы шөгыльләр дә үзләштерделәр. Стадионга керү юлындагы йортларда алар бик теләп осталык дәресләрендә катнаштылар. Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары ярдәме белән кызлар һәм малайлар кояш рәсеме ясадылар. Узләре ясаган “Кояш”лар белән фотога төшүче балалар үзләре дә нәни кояшларны хәтерләтеп торды. Фотога төшәргә теләүчеләр өчен махсус фотозона да эшләп торды. Арча Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре нәни дусларыбызга мультфильм күрсәтте. 

Балалар өчен әзерләнгән сюрпризлар әле соңгысы булмаган икән. Сәхнә янында аларны балалар бакчалары коллективлары сәламләде. Нинди генә уеннар, бүләкләр әзерләмәгән иде алар нәни дусларына?! Биеттеләр дә, җырлаттылар да, шигырьләр дә сөйләттеләр. Әлбәттә, бүләкләр дә бар иде.

Бәйрәмнең иң күңелле ноктасы – ул, әлбәттә, карачкы яндыру. Карачкы януын күзәтеп торган бар халык киләсе кышларны да исән-имин, тынычлык белән каршы алырга язсын, хәерле язлар килсен, дигән изге теләктә булды. Бәйрәм менә шундый матур рухта тәмамланд

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X