erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада милли традицияләр фестивале - республикакүләм семинар узды

1декабрь көнне Арчаның 10нчы номерлы балалар бакчасында «Милли мирасыбыз балаларга бүләккә» милли традицияләр фестивале - республикакүләм семинар оештырылды.

Аның барышында ТР ИРО  мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы өлкән укытучысы Мифтахетдинова Надия Равилевна, Арча ветераннар Советы рәисе Хәмидуллина Рәмзия Шәриповна, Арча хатын-кызлар Советы рәисе Гаранина Валентина Васильевна, Арча мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары  Камаева Алия Габделфартовна катнашты.Әлеге семинарга бакчада тәрбияләнүче балаларның кул эшләренә оста,  җыр- моңга гашыйк әби-бабай, дәү әти, дәү әниләре чакырылды. Алар бик оста итеп түбәтәйләр чигүчеләр, күлмәкләр, оекбашлар,шәлләр бәйләүчеләр,заманча итеп кәрзиннәр үрүчеләр. Шулай ук җырларга, гармун уйнарга осталар. Килгән кунаклар үзләренең кул эшләре турында сөйләделәр, осталыклары белән таныштырдылар.Әңгәмәләр балаларның чыгышы белән үрелеп барды. Алар Сания апаларының сандыгына салынган бай мирасны өйрәнделәр. Нәниләр өчен сандыкка салынган һәр ядкарь кызыклы һәм истәлекле булды.
Әби- бабайларның бурычы- ул милли мирасны саклап киләчәк буынга тапшыру.Семинар соңында катнашучылар түгәрәк өстәл артында  шушы бурычны тормышка ашыру юллары турында фикер алыштылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X