Арчада “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының төбәк этаплары узды
Һөнәри осталык чемпионатының төбәк этапларында Арча педагогия көллиятенең 18 студенты һәм көллиятнең гимназия сыйныфларында белем алучы 10 укучысы, Арчаның 1нче, 2нче һәм 6нчы мәктәбенең дүрт укучысы катнашты
Агымдагы елның февраль аенда Татарстанда “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының төбәк этаплары узды
Чемпионатның өч юнәлеше буенча ярышлар Арчада барды: “Әйдаманлык эше”, “Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү”, “Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенцияләре.
Казан шәһәреннән, Арча, Минзәлә, Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Тәтеш, Норлат, Теләче, Саба һәм Лаеш районнарыннан катнашучылар һөнәри осталыклары буенча белем-күнекмәләрен Арча педагогия көллиятендә тәкъдим иттеләр. Биредә барлыгы 30га якын өлкән сыйныф укучылары һәм көллият студентлары катнашты.
Чемпионатның башка компетенцияләре буенча ярышлар республиканың башка шәһәрләрендә барды. Районыбыз укучылары һәм студентлары Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләрендә узган “Башлангыч сыйныфларда белем бирү”, “Хезмәт һәм технология укыту”, “Физик үсеш технологияләре”, “Мәктәптә музыка укыту”, “Мәктәпкәчә тәрбия”, “Музей педагогикасы”, “График дизайн”, “Мобиль кушымталар эшләү”, “Компьютер уеннары өчен 3D модельләштерү”, “Компьютер уеннары һәм мультимедия кушымталары эшләү” юнәлешләрендә ярышты.
Шулай итеп, “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының төбәк этапларында Арча педагогия көллиятенең 18 студенты һәм көллиятнең гимназия сыйныфларында белем алучы 10 укучысы, Арчаның 1нче, 2нче һәм 6нчы мәктәбенең дүрт укучысы катнашты.
Гөлнара Гарипова, Арча педагогия көллияте директоры:
“Чемпионат кысаларындагы компетенцияләрнең ел саен артуына шатмын. Менә инде 4нче ел безнең көллият кайбер компетенцияләрнең махсуслаштырылган үзәге булып тора. Хәзерге вакытта биредә катнашучы балалар киләчәктә нинди һөнәр иясе булачагы турындагы сайлау алдында. Әлеге чемпионатта катнашу аларга һичшиксез бу өлкәдә дөрес карар кабул итергә ярдәм итәчәк”.
Гөлнара Хәбибуллина, Арча педагогия көллияте уку һәм производство практикасы эшләре буенча директор урынбасары:
“Арча педагогия көллияте һөнәри осталык чемпионатларында актив катнаша. Ирешкән уңышларыбыз да бик зур. Әлбәттә чемпионатка әзерләнү, анда катнашу һәм нәтиҗәле чыгыш ясау бер яктан конкурсантлар һәм экспертлардан бик зур сабырлык һәм көч таләп итсә, икенче яктан үз һөнәри өлкәсендә төрле яклап үсү һәм иң остасы булу мөмкинлеге бирә. Чемпионат әле ул яңа танышлар булдыруга, тәҗрибә уртаклашырга, үзеңне теге яки бу өлкәдә сынап карарга, үз эшенең остасы булган яшь белгечләрне ачуга ярдәм итүче чара да булып тора”.
Ярышларның гомуми нәтиҗәләре буенча, районыбыз укучылары һәм студентлары түбәндәге урыннарны яулады:
“Физик культура, спорт һәм фитнес” компетенциясе:
Рәмис Әхәтов (Арча педагогия көллияте студенты) – 1 урын.
“Физик культура, спорт һәм фитнес (юниор)” компетенциясе:
Зәринә Әлтапова (Арчаның 6нчы мәктәбе укучысы) – 1 урын.
“Әйдаманлык эше” компетенциясе:
Эльвира Шакирова (Арча педагогия көллияте студенты) – 1 урын.
“Әйдаманлык эше (юниор)” компетенциясе:
Сафия Ахунова (Арчаның 6нчы мәктәбе укучысы) – 1 урын.
“Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү” компетенциясе:
Светлана Жарова (Арча педагогия көллияте студенты) – 1 урын.
“Балаларга һәм өлкәннәргә өстәмә белем бирү (юниор)” компетенциясе:
Самира Шакирова (Арчаның 2нче мәктәбе укучысы) – 1 урын.
Айсинә Җәләева (Арча педагогия көллиятенең гимназия сыйныфы укучысы) – 2 урын.
“Хезмәт һәм технология укыту” компетенциясе:
Юлия Галыбина (Арча педагогия көллияте студенты) – 3 урын.
“Хезмәт һәм технология укыту (юниор)” компетенциясе:
Зәлинә Гыйләҗева (Арча педагогия көллиятенең гимназия сыйныфы укучысы) – 1 урын.
“Физик үсеш технологияләре” компетенциясе:
Зәринә Михайлова (Арча педагогия көллияте студенты) – 3 урын.
“Физик үсеш технологияләре (юниор)” компетенциясе:
Наилә Хәбибуллина (Арчаның 1нче мәктәбе укучысы) – 1 урын.
“Башлангыч сыйныфларда белем бирү (юниор)” компетенциясе:
Риана Рамазанова (Арча педагогия көллиятенең гимназия сыйныфы укучысы) – 3 урын.
“Мәктәптә музыка укыту (юниор)” компетенциясе:
Зәлилә Ибәтуллина (Арча педагогия көллиятенең гимназия сыйныфы укучысы) – 3 урын.
“Мәктәпкәчә тәрбия (юниор)” компетенциясе:
Зәринә Галимова (Арча педагогия көллиятенең гимназия сыйныфы укучысы) – 3 урын.
“Музей педагогикасы (юниор)” компетенциясе:
Мәликә Әскәрова (Арча педагогия көллиятенең гимназия сыйныфы укучысы) – 3 урын.
“График дизайн (юниор)” компетенциясе:
Йосыф Фаздалов (Арча педагогия көллиятенең гимназия сыйныфы укучысы) – 3 урын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев