erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Саха республикасы (Якутия) укытучылары

Тәҗрибә уртаклашу.

Арчага кичә бер төркем Якутия укытучылары - Якутск С.Ф.Гоголь ис. педагогика көллиятенең директор урынбасары Норгустана Иванова һәм әлеге көллият базасындагы башлангыч мәктәп укытучылары килде.

Кичә алар Арча педагогика көллиятендә һәм Арчаның 6нчы мәктәбендә булдылар. Бүген Арчабаштагы Г.Курсави ис. лицейга килделәр. Башта лицей белән таныштылар һәм түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Кунакларны Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова озатып йөрде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Очрашуда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров катнашты. Ике республика укытучылары үзара тәҗрибә уртаклаштылар. Аларда һәм бездә ничек? Ана телендә укыту буенча уртак яклар күп иде. Сездә милли гореф-гадәтләрне саклау буенча күп нәрсә эшләнә, дип сокланды алар. Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдән соң кунаклар Яңа Кырлайга юл тоттылар. Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X