erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада Саха республикасы (Якутия) укытучылары кунак булып китте

Саха республикасы делегациясе Арчага гел килеп тора. Бу юлы укытучылар килде балаларга белем бирү, уку шартлары, дәүләт телләрен укыту, белем бирүдәге яңалыклар белән кызыксындылар

Арчага бер төркем Якутия укытучылары – Якутск С.Ф.Гоголь исемендәге педагогика көллиятенең директор урынбасары Норгустана Иванова һәм әлеге көллият базасындагы башлангыч мәктәп укытучылары килде.

Арчада ике көн булдылар. Беренче көнне Арча педагогика көллиятендә һәм Арчаның 6нчы мәктәбендә үзара тәҗрибә уртаклаштылар. Икенче көнне Арчабаштагы Г.Курсави исемендәге күппрофильле лицейга килделәр. Башта лицей белән таныштылар, аннан  соң түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды. Кунакларны Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова озатып йөрде. Очрашуда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәммәдияров катнашты. Ике республика укытучылары үзара тәҗрибә уртаклаштылар. Аларда һәм бездә ничек? Ана телендә укыту буенча уртак яклар күп иде. Сездә милли гореф-гадәтләрне саклау буенча күп нәрсә эшләнә, дип сокланды алар.

Саха республикасы делегациясе Арчага гел килеп тора. Авыл хуҗалыгы, сәнәгать, мәдәният, мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләр буенча алдынгы тәҗрибәләрне өйрәнәләр. Бу юлы укытучылар балаларга белем бирү, уку шартлары, дәүләт телләрен укыту, белем бирүдәге яңалыклар белән кызыксындылар. Арча педагогика көллиятендә студентларга белем бирү тәҗрибәсе белән танышкач, “Әлифба” музеен кызыксынып карадылар. “Әлифба” музеенда 2019 елда Тасагар урта мәктәбе директоры бүләк иткән якут телендәге әлифба да саклана.

Арчаның яңа 6нчы мәктәбендә дә өйрәнерлек нәрсәләр күп иде. Хоккей класслары да кызыклы булды аларга.

Иркен һәм  заманча итеп төзелгән Арчаның Г.Курсави исемендәге лицее шулай ук кунакларда соклану хисләре уятты. Заманча фән, башлангыч сыйныф бүлмәләрен, иркен ашханә, спортзалны карадылар. Аннан соң түгәрәк өстәл артында сөйләшү булды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Түгәрәк өстәл артында сөйләшү күңелле хәбәрдән – республиканың “Ел укытучысы-2024” конкурсында 2нче урынны алган Арчаның 6нчы мәктәбе башлангыч сыйныфлар укытучысы Ришат Сәйфетдиновны котлау белән башланып китте. Якутия укытучылары өчен бу күңелле яңалык булды.

 Якутиядә рус һәм якут телләре дәүләт телләре булып санала. Моннан тыш республикада тагын биш тел рәсми тел булып исәпләнә. 2020 елдан республикада дәүләт һәм рәсми телләрне саклау һәм үстерү буенча махсус программа эшли.

– Хәзер бездә һава торышы сездәге кебек. Әмма без бик авыр табигать шартларында яшибез, – дип сөйләде Якутск С.Ф.Гоголь исемендәге педагогика көллиятенең директор урынбасары Норгустана Иванова. – Ноябрьдән салкыннар башлана. – Дүрт ай салкын томан эчендә яшибез. 40-55 градус салкыннар була. Кояшны күрмибез. Ә җәй бик эссе. Әмма җәй кыска.

Саха республикасының шәһәр мәктәпләрендә бер класс-та 40-45 бала укый. Ә безнең Арча мәктәпләрендә бер класс-та иң күбе 30лап бала белем ала. Шулай ук Якутиядә дәүләт имтиханнарын рус телендә тапшыралар. Бездәге кебек аларда да хәзер баланы күп тапмыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X