Арчада “Татар кызы, татар егете – 2024” бәйгесе узды
Татар кызы, татар егете..... Нинди тирән мәгънә салынган бу сүзләрдә. Алар – татар халкының йөзек кашы, намусы, милләтебезнең дәвамчылары, саклаучылары. 22 нче ноябрь көнне күппрофильле Г.Курсави исемендәге лицейда кызларыбызның, егетләребезнең милли йөзен саклап калу, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны кире кайтару, телебезгә ихтирамлы мөнәсәбәт булдыру, балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләү, гаиләләрдә халкыбызның асыл сыйфатларын күрсәтү максатыннан “Татар кызы, татар егете – 2024” бәйгесе узды.
Лицей коридорлары иртәдән үк шау-гөр килеп торды. Бәйгедә оештырылган күргәзмәдә кызлар һәм егетләр үзләренең нәсел шәҗәрәсен, кызлар яраткан милли ризыкларын , егетләр яраткан шөгыльләрен тәкъдим иттеләр.Укучыларның иҗадилыгына, уйлап табу осталыгына сокланмый мөмкин түгел иде. Беренче тур нәтиҗәләре буенча финалга 15 кыз һәм 6 егет сайлап алынды. Бәйгенең таләпләре дә бер җиңелләрдән түгел. Татар кызы , татар егете саф татар телендә бер авырлыксыз аралашырга, үзен чын татар кызы, егетедәй тыйнак тота белергә, татар милли киеменнән булырга тиеш .
Менә кызларыбыз, егетләребез бәйге сәхнәсендә.
Кунакларны һәм бәйгедә катнашучыларны Арча сандугачлары Рузалия һәм Фидарис Мортазиннар сәламләве нур өстенә нур булды.
Татар егете, татар кызы нинди алар? Бу сорауга җавапны укучылар дүрт төрле конкурста ачып бирергә тырыштылар.
Беренче конкурс – визит карточкасы.Катнашучылар үзләре белән оригинал рәвештә таныштырдылар.Һәр егет, кыз бик тырышып әзерләнгән бу конкурска.
Икенче конкурста кызлар-егетләр үз талантларын күрсәттеләр. Аларның биюләренә, җырларына сокланмый мөмкин түгел.
Бәйгене Арча 5 нче гимназиясенең 11 нче сыйныф укучысы Хазиева Алисә, 10 нчы сыйныф укучысы Бәширов Инсаф алап барды.Алисә - үзе дә, “Татар кызы - 2022” бәйгесендә катнашып, номинациядә җиңү яулаган кыз. Конкурсантлар янына чыгып биюдән чак тыеп торды үзен.
Өченче конкурста бәйгедә катнашучылар милләтебезнең гореф – гадәтләре, йолалары белән таныштырдылар. Сабан туе, яшь киленгә су юлын күрсәтү, ипи салу, балага исем кушу, йомырка бәйрәме, кич утыру, аулак өй күренешләре бик уңышлы тәкдим ителде.
Соңгы конкурста укучылар кул эшләрен якладылар. Нинди оста безнең егет- кызларыбыз. Алар чигә дә, бәйли дә, рәсем ясый, агач материалыннан могҗизалар тудыра. Бәйрәмебезне Ахунова Ләйсән Әхәт кызы җитәкчелегендәге бию коллективы, курайда уйнаучы Зиннатуллин Риназ, гитарада уйнаучы Шәрәфиев Айнур тагын да ямьләндереп җибәрде.
Бәйгедә катнашучыларны мәртәбәле жюри хөкем итте. “Иң авыр эш безнеке бу бәйгедә. Кызлар, егетләр берсеннән берсе оста,” –дип хисләре белән уртаклашты жюри члены, ветеран укытучы, “Каурый каләм” әдәби-иҗат берләшмәсе вәкиле Вафина Халидә Фоат кызы.
Бәйге булгач , җиңүчеләре дә булырга тиеш. Татар кызы исеменә Иске Чүриле урта мәктәбе укучысы Вәлиева Гүзәл лаек булды. Татар егете - Арча 6 нчы номерлы урта мәктәбе укчысы - Шәймуллин Данияр. Һәр катнашучы номинациядә җиңүгә лаек булды, диплом һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
“Сез бүген барыгыз да җиңүчеләр, барыгыз да мактауга лаек.Бәйгедә егетләрнең дә булуы бик күңелле. Сезгә, әти-әниләрегезгә, укытучыларыгызга зур рәхмәт”, - диде үзенең чыгышында Мөхәмәдияров Рамил Данил улы. Шулай ук конкурсны үткәрүдә зур тырышлык куйган 5 нче Арча гимназиясе, Курсави исемендәге күппрофильле лицей коллективына рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Татар кызы, татар егете ” бәйгесе дәвамлы булсын. Телне,милләтне саклаучылар - без үзебез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев