erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчада тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар өчен «Сәламәтлек чаңгысы» чарасы узды

Районыбызда сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен һәрдаим төрле чаралар оештырылып тора

20 март көнне Арчаның үзәк стадионында районның инвалидлар җәмгыяте һәм "Өмет чаткысы" тернәкләндерү үзәге белән берлектә чаңгы ярышы узды. "Сәламәтлек чаңгысы"нда ("Лыжня здоровья") әлеге үзәктә дәваланучы балалар катнашты.  Балаларга чаңгылар спорт мәктәбе карамагындагы "Чаңгы базасы"ннан бирелде. 

Чарада Арча районы инвалидлар җәмгыяте рәисе Илфат Хафизов һәм “Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге директоры Гөлсинә Шәйхелисламова да катнашты. 

"Балаларга бүләк ителгән бәхетле мизгелләр өчен бүгенге чараны оештыручыларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Мөмкинлекләре чикле балаларның проблемаларына, көнкүрешенә битарафа булмаучыларга ихлас күңелемнән рәхмәтлемен", - диде тернәкләндерү үзәге директоры.

Ярышта катнашучылар әти-әниләре белән килгән иде. Чаңгы юлын узганда да алар балалары янәшәсендә булдылар. Шулай ук Арча педагогика көллияте студентлары да ярдәмгә килеп, чаңгыга басып, катнашучыларны озата бардылар. Чара ахырында булачак укытучылар балаларга флешмоб оештырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Сәламәтлек чаңгысы"нда катнашучы һәр бала диплом һәм медаль белән бүләкләнде. Алар һәркайсы җиңүче исемен алып, мактау сүзләрен ишетте. Спорт бәйрәме тәмамланганнан соң, балалар һәм әти-әниләр самавырда кайнаган чәй һәм тәмле ризыклар белән сыйланды. 

Балаларга уздырган әлеге бәйрәм өчен әти-әниләр оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Балтачтан килүче Гөлназ Валиуллина  ярышка 14 яшьлек улын алып килгән иде. "Менә инде 12 ел "Өмет чаткысы"на йөрибез. Улымның йөрәгенә төрле дәвалау чаралары бирәләр. Бик ошый. Инде туганлашып беттек. Бик теләп киләбез. Рәхмәт аларга", - диде ул. 

Арчада яшәүче Светлана Хасанова да тернәкләндерү үзәгендәге дәвалау ысулларының шифасы күп булуын әйтте. "Без өч бала тәрбиялибез. Улыбыз Тимур - гаиләдә икенче бала. Елга ике тапкыр тернәкләндерү үзәгенә йөрибез. Биредә бик көчле белгечләр эшли. Ел саен улыбыз сәламәтлегендә уңай якка үзгәрешләр күрәбез. Бу чараны оештыручы һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм. Чаңгыга баскан юк диярлек. Бүген Тимур бик зур юл үтте", - диде әни кеше.

Белешмә 
“Өмет чаткысы” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге Арча районында 1999 елдан бирле эшли. Бинада балалар өчен ике йокы бүлмәсе, логопед-психолог, музыка, социаль адаптация һәм медицина кабинетлары бар. Үзәк стационар һәм ярымстационар  булып санала, 35 урынга исәпләнгән. Бирегә Татарстанның төрле районнарында яшәүче балалар һәм яшүсмерләр килеп шөгыльләнә һәм дәвалана.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X