erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчадан Фирадия Фәсәхиеваның ике улы да махсус хәрби операция барган зонада хезмәт итә

Фоторәсемнәрен кулыннан төшерми, күзләрен тәрәзәдән алмый ул. “Әни, без исән. Без кайттык”, – дип ишектән килеп керерләр кебек тоела.

Өлкән яшьтә инде Фирадия ханым. Йөрәгенә операцияләр кичергән. 
– Берничә тапкыр “йөрәккә кереп” карадылар, менә тагын дүртенче тапкыр барасы бар. Көчле ханым сез, диләр. Мин гомер-гомергә үземә максат куеп яшәргә күнеккән. “Бирешмә, Фирадия, син көчле хатын”, – дим һәрвакыт үземә. Әле соңгы вакытта бирешә башладым. Бала хәсрәте үзенекен итә. Ленарымны (андагы позывное “Каспер”) үлгән, диделәр. Ул чакта мин дә үлдем. Аннан таптык, дип хәбәр иттеләр. Яңадан терелдем. Мин кичергәннәрне сүз белән генә аңлатып булмый. Илнарым (“Самурай”) яраланып госпитальгә эләккән. Мине борчымас өчен берни әйтмәде. Кешеләрдән ишетеп белеп шалтыраткач: “Борчылма, әни, бар да яхшы. Машина өстеннән егылып төшеп кулымны гына сындырдым”, – дип мине юатты. Ә чынлыкта ул снаряд кыйпылчыкларыннан каты яраланган булган. Рәхмәт яусын, аны яу кырыннан командиры алып чыккан, госпитальдә ике ай дәваланган. Бүген дә ул алгы сызыкта. Кызым Алинә командиры белән элемтәгә кергән: “Самурай” исән”, – дигән. Шуннан соң хәбәр юк. Борчылам, – диде Фирадия ханым.

Телефон шалтыраган саен куркып китә
Акрын гына, җайлы гына сөйләшә. Үтә дә сабыр бу ханымның эчендә нинди уйлар икән? Телефон шалтыраган саен тагын ни әйтерләр икән, дип алырга куркып торам, ди. 
– Әни, әни, дип кенә торды улларым. Бик йомшаклар иде, кешегә каты бәрелүне, авыр сүз әйтүне белмәделәр. Әмма шундый көчле рухлы булганнар. Аларның батырлыкларына горурланам, исән кайтачакларына ышанам. Икесе дә Чечняда чыныгу алды, Ленар – өч, Илнар бер ел шундагы сугышчан хәрәкәттә катнашты. Ленарым монысында да батырлыгы өчен медальгә лаек булды, – диде ана. – Узган ел август башында повестка китерделәр Илнарга. Беренчеләрдән булып ул китте. Өч кенә кеше иделәр. Ул вакытта әле мобилизация турында сүз юк. Аңышып та бетәргә өлгермәде, ике-өч көн эчендә алып та киттеләр. Ленарым полициядә эшләде. Хәрби званиесе дә бар. 51 яшьтә инде ул. (Илнарга 47 яшь). Сентябрьнең 26сында мобилизацияләнде. Командирыннан Мактау хатлары килеп тора. Менә әле күптән түгел дә килде. Командиры бик мактаган. Анысы да алгы сызыкта. Илнар апрельдә, Ленар майда кайтып китте. Бер-берсе белән күрешмәделәр.

“Алинәм – терәгем“

Казанда яшәсә дә, Ленарының Арчадан киткәненә сөенә Фирадия ханым. Әйбәт булды, ярдәм җибәрә алабыз, Казанга барып йөрисе юк, ди.
– Ленарның кайгысы зур булды, – диде Фирадия ханым. – Өч ел элек хатыны онкологиядән үлде. Бик матур яшәделәр. Өй дә сала башлаганнар иде. Балаларының гаиләләре бар. Кызлары Лиана ике бала үстерә. 
Кызым Алинә үткен. Ул минем бүген терәгем, сердәшчем, киңәшчем. Абыйлары белән, үзләре белән булмаса, командирлары белән аралашып тора, посылкалар сала, акчалар җибәрә. Аңа бик рәхмәтле мин. 
Фирадия ханым үзе утыз ел милли аяк киемнәре фабрикасында эшләгән. Көн дә үзенә максат куеп яшәгәнгә, райком бюросына кадәр күтәрелгән. Хәзер дә тик тормый ул, түбәтәйләр сата. Монда төп сәбәп акча эшләү түгел, шуның белән бераз онытылып тора, үзенә юаныч таба. Гомер буе спорт белән шөгыльләнгән, бик яхшы биюче булган. “Әле дә кимен куймый идем. Йөрәккә операция гына туктатты”, – ди. Ә иптәшкә янында бишенче гимназиядә өченче сыйныфта укучы оныгы бар. Кызы Алинәнең улы Таһир. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Әни, без исән, без кайттык, дип әйтерләр күк тоела
– Кызым Алинәне үземә кырык яшь булганда таптым. Һәм ялгышмадым. Хәзер минем терәгем – кызым һәм оныгым. Оныгым бик акыллы. Ашарга да үзе әзерли. Кичә генә кекс пешереп сыйлады. Миңа зур юаныч ул. Мин ял иткәндә бүлмәгә берничә тапкыр кереп сулышымны тыңлап чыга икән. “Дәү әни, үлә генә күрмә”, – ди. Аннан бик авыр вакытларымда район ветераннар советы җитәкчесе Рәмзия Хәмидуллина, Иҗтимагый совет җитәкчесе Надия Мифтахетдинова, район башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Гатиятов өйгә килеп хәлемне белеп торалар, ярдәм итәләр, яшәргә көч өстиләр. Аларга бик рәхмәтлемен, – ди Фирадия Фәсәхиева. – Улым Илнар кайтышка төп йортымны төзекләндереп куйдым. Аның кайтып, гаилә корып, матур итеп яшәвен көтеп тора. Ә Ленарымның балалары (кызы Лиана Арчада яши, улы Артур Казанда), оныклары сагына, юксына. Исән-сау гына булсыннар да, тиз арада кайтып безне сөендерсеннәр.    

Ана бүген балаларын көтә. Зарыгып. Өч баласының фоторәсемнәрен бергә кушып ясаткан да, шуны кулыннан төшерми. Уллары белән сөйләшә, аларга теләкләрен тели. Күзләрен тәрәзәдән алмый. Ишек тавышы ишетелүгә йөрәге ымсынып куя, менә хәзер Ленары белән Илнары килеп керер дә, әни, без исән, без кайттык, дип әйтерләр кебек тоела аңа.
Ә әлегә... Әлегә ул телефон шалтыраган саен йөрәге алынып аны алырга куркып тора, яхшы хәбәр генә була күрсен, дип, бөтен күңеле белән улларының исән-сау кайтуларын тели. Ана белән балаларга исәнлектә күрешү насыйп булсын иде. Иң мөһиме, алар исән, әниләре йөзенә кызыллык китерми. Анага шуның белән горурланырга һәм көтәргә генә кала.  

#ТатарстанВСЕСВОИ #МарафонВСЕСВОИ #ВСЕСВОИТМ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #ТатарстанВСЕСВОИ #МарафонВСЕСВОИ #ВСЕСВОИТМ

2
X