erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчадан һәм Яңа Кенәр авылыннан мобилизацияләнгәннәргә гуманитар ярдәм озатылды

Бүген, 19 ноябрьдә Арча,Балтач, Кукмара районнарыннан зур колонна булып Луганскида хәрби операциядә булган ир-егетләргә гуманитар ярдәм китте

2 ноябрьдән бирле авыл халкы тарафыннан җыелган ярдәм Яңа Кенәрдән Газель машинасында озатылды. Әлеге ярдәмне җыю өчен оештырылган махсус штаб вәкилләре әйтүенчә, капчык-капчык яшелчәләр, 100 килограммнан артык ярма, 180 пачка чәй, киптерелгән җиләк-җимешләр, калай банкалы ризыклар, юыну әсбаплары, бик күп күләмдә эчке киемнәр, перчаткалар, шәмнәр һәм шырпылар һәм тагын башка төрле кирәк-яраклар җыелган. Шулай ук тимер мичләр эшләүчеләр һәм аккумулятор алып бирүчеләр дә булган. Яңа Кенәрдән ярдәм илтүче машинасы көндезге 10нан соң кузгалды. 

Кенәрлеләр бу изге эшне истәлекле чара итеп оештырдылар. Биредә район башлыгы Илшат Нуриев та катнашты. Авыл җирлеге башлыгы Әгъзәм Гайфуллин чараны ачып җибәрде. "Шушы изге көнне егетләребез изге юлга дип җыендылар. Исән-сау барып, мобилизацияләнгән авылдашларыбызга тупланган ярдәмне илтеп тапшырсалар иде", - дип башлады ул сүзен. Гуманитар ярдәмне җыюда катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Илшат Нуриев та әлеге теләкләргә кушылып, ирләрен, әтиләрен, балаларын көтүчеләргә сабырлык теләде. Авыл халкы башкарып чыккан зур хезмәткә соклану сүзләрен җиткерде. "Кичә генә үзем дә Казан-Экспога барып егетләребез белән күрешеп кайттым. Аларның кәефләре әйбәт. Барыгызга да зур рәхмәтләр әйтеп, сәламнәрен җиткерделәр. Бүгенге авыр вакытларда битараф булмаган райондашларга үз исемемнән рәхмәт җиткерәм", - диде ул.

Тагын бер зур йөк машинасы - Арча волонтерлары тарафыннан җыелган ярдәм. Арчадан киткән бүгенге гуманитар ярдәм инде икенчесе. Барлыгы 6 тоннага якын гуманитар ярдәм озатылды. "Волонтерлар исеменнән әлеге эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләрен җиткерәм. Кемдер акчалата, кемдер эше белән, кемдер җылы сүзе белән ярдәм итә. Арчада шуның кадәр битараф булмаучы барлыгын белү куандыра. Алда салкын кыш. Шуңа да без бу эшне туктатырга тиеш түгел. Бүгенгедәй бердәм булсак, алга таба бара алачакбыз", -  диде Арчаның волонтерлар штабы вәкиле Алия Нигъмәтҗанова. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X