Арчадан Рәмзия Гарифуллина һәм Гөлфинур Зәйнакова «Җәлил укулары» бәйгесендә җиңү яулады
Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенең Гала-концерты узды
2024 елның 15 октябрендә старт бирелгән VII Халыкара «Җәлил укулары» әдәби бәйгесенә 18 февраль көнне нәтиҗә ясалды. 107 җиңүче арасында Арчаның 10нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре дә бар. Татар теле тәрбиячесе Рәмзия Гарифуллина 2 урынга, тәрбияче Гөлфинур Зәйнакова 3 урынга лаек булганнар. Котлыйбыз
Белешмә
Бәйгегә 2024 елның 15 ноябренә кадәр Россия Федерациясенең 25 төбәгеннән һәм чит илләрдән (Әзербайҗан, Болгария, Казахстан, Үзбәкстан, Венгрия, Франция, Кыргызстан, Таҗикстан) 40 меңнән артык гариза кабул ителде. Быел шигырьләр 21 телдә яңгырады. Беренче тапкыр венгр һәм въетнам телләрендәге хезмәтләр дә каралды. Конкурсның II этабы нәтиҗәләре буенча финалга 635 катнашучы үтте. 2025 елның 10 гыйнварында жюри карары белән конкурста җиңүчеләр билгеләнде – 107 кеше. Җиңүчеләр 18 февраль көнне Казанда Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында конкурсның Гала-концертында тантаналы рәвештә бүләкләнде. Гала-концертның режиссеры – Радик Бариев. Сценарий авторы – Резеда Зәйниева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев