Арчалар җиңү яулый
Арчалар җиңү яулап торалар.
Казанда Габдулла Кариев ис. яшь тамашачыларның Казан татар дәүләт театрында истәлекле көн булды. Республика күләмендә үткәрелгән берничә конкурска йомгак ясалып, җиңүчеләрне бүләкләделәр. Бу тантанада безнең районнан район башкарма комитеты рәисе Ренат Гатиятов һәм район архив бүлеге җитәкчесе Гөлнара Заһидуллина катнашты. Конкурсларны ТРның архив эшләре буенча дзүләт комитеты үткәрде. Җиңүчеләр арасында безнең Арчалар да бар. Арчаның 6нчы мәктәбенең 1сыйныф укучысы, Айнур белән Алсу улы Аяз Ибраһимов "Минем нзсел" конкурсында 2 нче урынны алды. Котлыйбыз! Аязның әти-әнисенә рәхмәт. Алар уллары белән зур эш башкарганнар. Молодцы!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев