erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар Казаннан 38 медаль белән кайттылар!

Казанда “Барс“ тхэквон-до клубының ачык беренчелеге ярышлары үтте. Ярышларда Казан, Яр Чаллы, Биектау, Арча, Ижевск, Чабаксар, Яңа Чабаксар, Яшел Үзәннән барысы 240 спортчы катнашты. Арчалар ярыштан 38 медаль белән кайттылар. Молодцы!

Соңыннан тренерлары Газинур Борһанов белән сөйләштек.

“Сез балалар белән ярышларга еш йөрисез. Ярышлар нәрсә бирә? Аннан нинди уй-фикерләр белән кайтасыз?“ – дип сорадык.

Газинур Юнысович болай дип җавап бирде: “Тагын да катырак шөгыльләнергә, дип кайтабыз. Ә бит шөгыльләнгән саен таэквондога  осталыкны арттыра гына барасың. Һәм ярышларда лаеклы көрәшәсең, уңышларга ирешәсең. Көрәш вакытында үзеңнең укучыңның кимчелекләрен, йомшак якларын күрәсең, алга таба нәрсә өстендә эшләргә, игътибарны  техника һәм тактиканың нинди элементларына күбрәк юнәлтергә кирәклеген ачыклыйсың”.  “Ә ярышлар балаларга нәрсә бирә?“. “Балалар ярышларда бәһасез тәҗрибә туплыйлар. Спортзалда шөгыльләнүдән тыш ярыш тәҗрибәсен туп-лау мөһим.  Спортзалда алган күнекмәләрне ярышларда куллану ул техника чынлап торып үзләштерелгән дигән сүз”. 
Район таэквондочылары әледән-әле ярышларда катнашып торалар. Әле кайчан гына алар Яр Чаллы шәһәре беренчелеге, Яңа Чабаксар шәһәре беренчелеге ярышларында катнашып, алтын, көмеш һәм бронза медальләр белән кайттылар. Яр Чаллыдан ярыштан кайткач, тренер Газинур Борһановның әйткән акыллы сүзләрен искә төшереп үтәм. “Көрәш спорты кыенлык-ларны, “булдыра алмыйм”ны җиңәргә өйрәтә. Мин таэквондо белән шөгыльләнгәндә безгә тренер болай дип әйтә иде: “Әгәр дә сезнең күнегүләр ясаган вакытта көчегез бөтенләй калмаса, идәнгә авып китеп, аягыгызны кыймылдатасыгыз да килмәсә, соңгы көчегезне җыеп, тагын бер өч тапкыр кабатлагыз”. Бер нәрсәне исегездә калдырыгыз, әгәр дә сез спортта җиңелергә өйрәнсәгез, тормышта да тора-бара күп нәрсәдә җиңеләчәксез. Бу турыда уйлагыз!”. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Һәм менә Казаннан 38 медаль яулап кайттылар. Тренерлары Газинур һәм Руслан Борһановлар. Ярышлар ике көн барды. Беренче көнне ярышта 7 алтын, 4 көмеш, 12 бронза медаль алдылар.  Нәтиҗәләрне карап үтик. Раяз Гайфуллин (алтын һәм көмеш), Әмир Гарифҗанов (2 алтын), Зәлия Дәүләтшина (алтын һәм көмеш), Самат Әхмәдуллин (алтын), Әмир Закиров (алтын һәм бронза), Эмиль Сәмиев (алтын һәм көмеш), Данила Федоров (көмеш), Әмирхан Галимов (2 бронза), Әмир Хәбибуллин (2 бронза), Инсаф Габдрахманов (2 бронза), Алена Иванова (2 бронза), Ранил Җәмилов (бронза), Риназ Гарифулин (бронза), Солтан Шиһабиев (бронза). 

Икенче көнне яуланган 15 медаль ияләре:  бер алтын – Зәлия Дәүләтшина, өч көмеш – Алим Гарипов, Әмир Хәбибуллин, Самат Әхмәдуллин, 11 бронза – Ранель Гапделбәров, Инсаф Габдрахманов, Ильяс Надршин, Даниил Гайфуллин, Раяз Гайфуллин, Солтан Шиһабиев, Регина Сабирҗанова, Әмир Вәлиев, Риназ Гарифуллин, Эльман Низамов, Алена Иванова. Котлыйбыз! “Булдыра алмыйм”ны җиңеп, алда яңа уңышлар яуларга язсын!
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X