erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар Мамадыштан җиңеп кайттылар

Котлыйбыз!

Афәрин егетләр! Мамадыштан Татарстан беренчелегендә 1 нче урын алып кайткан көрәшче егетләребезне һәм тренерларыбызны Арчада зурлап каршы алдылар.
Алда тагын күп тапкырлар җиңүләр насыйп булсын сезгә, егетләр. Молодцы, булдырдыгыз! 19-21 нче февраль көннәрендә Мамадыш районы Түбән Ушма авылында «Ялкын» журналы призларына Рафаэль Мөхәммәтшин истәлегенә 2008-09 нчы елгы егетләр арасында көрәш буенча Татарстан Республикасы беренчелеге узды. Бу ярышларда 44 командадан 321 көрәшче бил алышты. Арча районы данын якларга яшь көрәшчеләр 3 команда составында барды. Арча районы командасы 1 нче урынга лаек булды һәм Кубок, диплом белән бүләкләнде. Нәтиҗәләр:

Мөхетдинов Әнгам (45 кг, Наласа мәктәбе, тренеры Галиев Рәис.) - Татарстан Республикасы чемпионы. 

Искандаров Ислам (70 кг, Арчаның 6 нчы мәктәбе, тренеры Һидиятуллин Фәнил) - Татарстан Республикасы чемпионы. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Галләмов Данил (60 кг, Арчаның 6 нчы  мәктәбе, тренеры Һидиятуллин Фәнил.) - 3 урын.

Мөхаметҗанов Альмир (75 кг, Арчаның 2 нче мәктәбе, тренеры Зарипов Фәнис.), Ситдиков Ислам (75 кг, Яңа Кишет мәктәбе, тренеры Зарипов Фәнис.) 5-6 нчы урыннарны бүлештеләр.

Котлыйбыз, көрәшчеләр!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X