Арчалар Мәскәү өлкәсендәге терактта һәлак булучылар истәлегенә чәчәкләр салды
Арча районы мәдәният йорты каршындагы «ПОБЕДА» язуы каршына бүген чәчәкләр һәм уенчыклар китерделәр
22 март көнне Мәскәү өлкәсенең "Крокус Сити Холл" үзәгендә булган теракт берәүне дә битараф калдырмады.
Бүген, 24 март көнне илебездә матәм көне дип игълан ителде.
Ике көн дәвамында барлык күңел ачу чаралары туктатылды. Һәлак булучылар истәлегенә шәһәрләрдә махсус урыннар булдырылды. Арчада да район мәдәният йорты каршындагы "ПОБЕДА" язуы каршына райондашларыбыз иртәдән чәчәкләр, уенчыклар китереп, шәмнәр кабыздылар.
Әлеге мемориалны корбаннар истәлегенә Арча волонтерлары оештырды.
Бу ачы хәсрәтне йөрәге аша уздырган йөзләгән райондашыбыз килде бирегә. Гаилә белән килүчеләр дә булды. Балалар үзләренең яраткан уенчыкларын алып килгән иде. "Иң авыры бу хәлләрне балаларга аңлату", - ди бирегә килгән әти-әниләр. Әйе, алар мең төрле сорау бирә. Кайберәүләренә үзебез дә җавап таба алмыйбыз...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев