erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчалар Питрәчтән җиңүләр белән кайттылар

Котлыйбыз!

5 нче январь көнне Питрәчтә 2007-08, 2009-10, 2011-12 нче елгы егетләр арасында Мөнир Сөггатуллин hәм Динар Хәмитов истәлегенә багышланган көрәш ярышлары узды.

Ярышларда Саба, Яшел Үзән, Лаеш, Мамадыш, Теләче, Питрәч, Кукмара, Арча районнарыннан hәм Казан шәһәреннән яшь көрәшчеләр бил алышты.

Көрәшчеләребез уңышлы чыгыш ясады. Призерларыбыз:
Үз үлчәү авырлыгында Кәчедән Вәлиәхмәтов Дияз җиңүче, , тренеры Рәис Галиев. Арчаның 6нчы мәктәбеннән Булат Шакиров - 3нче. Тренеры Фәнил Һидиятуллин.
Үз үлчәү авырлыгында Ашытбаш мәктәбеннән Файзрахманов Рузәл - җиңүче, тренеры Марат Сәләхов.
🥇Юсупов Илсаф - җиңүче, Лесхоз мәктәбе, тренеры Илүс Әскәров .
🥈Кәримов Таһир - 2нче, Шушмабаш, тренеры Марат Сәләхов.
🥈Ахунов Самир - 2нче, 6 нчы мәктәп, тренеры Һидиятуллин Фәнил.
🥈Искәндәров Ильяс - 2нче, 6 нчы мәктәп, тренеры Һидиятуллин Фәнил.
🥈Галләмов Данил - 2нче, 6 нчы мәктәп, тренеры Һидиятуллин Фәнил.

Барлык җиңүчеләргә медаль, грамота, истәлекле бүләкләр тапшырылды

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X