erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаларга барган идек...

Күптән түгел Арчада Ижевск, Чистай, Биләр, Лаеш, Казан, Әлмәттә яшәүче институтта бергә укыган курсташларым булып китте. Бу якларда очрашуның сәбәбе – Әтнә районының Олы Мәңгәр авылында яшәгән курсташыбыз Искәндәрнең каберенә зиярәт кылу, аның рухына догаларыбызны багышлау. Ә инде ерак-лардан безнең төбәккә кайткан курсташларны Арча белән дә таныштырасы килде. Алар моны бик хуплап каршы алдылар. Чөнки күбесе Арча турында ишетеп кенә белә булып чыкты.

Арча ягына сәяхәтне без юл өстендә урнашкан Кушлавычтан башладык. Алдан сөйләшеп куйган буенча анда безне музей җитәкчесе Ләйлә Мөхәммәтшина белән клуб мөдире Фәния Хәнәфиева көтеп тора иде инде. Кызлар һәм егетләрне шундый кунакчыллык сокландырды да, гаҗәпләндерде дә. Беренче булып кунакларны музейга алып киттеләр. Барысы да гомерләрен балаларга белем бирүгә багышлаган укытучылар, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгында җаваплы урыннар биләгәннәр һәм биләүчеләр. Дөнья күргән, Тукай турында яхшы белгән кешеләр, ә монда алар үзләре укучыларга әверелеп, Ләйләнең сөйләвен мөкиббән китеп тыңладылар.

Ләйлә Мөхәммәтшина, чыннан да, үз эшенең остасы. Ул шагыйрьнең Кушлавыч белән бәйле тормыш юлы турында шулкадәр мавыктыргыч итеп сөйли, ничәмә-ничә тапкырлар музейда булырга туры килсә дә, аны кат-кат тыңлап та туймыйсың.

– Кушлавыч авылыннан Тукай музее экскурсоводы Ләйлә ханым, чакырсалар, ял көнендә дә эшкә барадыр. Чөнки монда һәркемне кунак итә, күңелен күрә торган кешеләр яши. Ике көн элек ул безне дә тагын килегез, дип капка төбеннән озатып калды. Барып карагыз бу якларны, дуслар. Тукай рухы яши әле монда, – дип язды ике көннән соң да алган тәэсирләр белән йөргән, күргәннәрен чагылдырып хәтта клип эшләгән Асия Маликова.

– Ә Фәния Хәнәфиева үзе бер шәхес. Андагы энергиягә сокландык. Фәния безне күптәнге дуслары кебек каршы алды. Чәй өстәле әзерләп куйган иде. Бал белән самовардан чәй эчкәннән соң күңелләр тагын да күтәрелеп китте. Зиратка барып, шагыйрьнең әтисенә дога кылдык. “Мулла” чишмәсен күрдек, аның суыннан авыз иттек. Семен хәтта Тукай мунчасына кереп “чабынып та” чыкты. Фәния, Ләйлә, чиксез рәхмәтлебез сезгә, – диделәр кунаклар.

Чиратта “Казан арты” тарих-этнография музее. Килгән килеш, аны да күрсәтәсе, бераз гына мактанасы да килде. Алдан Гөлназ Камалова белән сөйләшеп куйдык. Эш сәгате бетсә дә, Ирина Синицына безне көтеп тора иде. Музей гына түгел, Ирина үзе дә кызлар һәм егетләрдә әйтеп бетергесез зур тәэсирләр калдырды. Истәлеккә фоторәсемнәргә төштеләр, музей җитәкчесенә, хезмәткәрләренә, аеруча Иринага рәхмәтләрен белдерделәр.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчага килеп, ничек “Әлифба” музеена керми китәсең, ди. Вакыт кысанракка карап тормыйча, педагогия көллиятенә дә юл алдык. Ял көне булса да, Дамир Таҗиев берсүзсез килеп җитте. Шуның кадәр бирелеп Әлифба авторлары турында сөйләде, тын да алмый тыңладылар үзен. Ни дисәң дә, тәҗрибәле укытучылар бит, алар өчен барысы да кызык. Сораулар бирделәр, үзләре дә шушы темага кагылышлы өстәмәләр керттеләр, һәр экспонат белән аерым-аерым кызыксындылар. Сәгатькә якын барган экскурсия сизелми дә үтеп китте. Яңа Кырлайга юл тотасы булмаса, Дамир сөйлисе, егетләр һәм кызлар бирелеп тыңлыйсы иде әле.

–Монда алган тәэсирләрне сүз белән генә әйтеп бетереп булмый. Үзеңә барырга, барысын да үз күзләрең белән күрергә кирәк. Аралашулардан, сөйләшүләрдән, музейлардан алган тәэсирләр мине студент елларына кире кайтарды, – диде Асия Мустаева.

 Ул көнне кич Яңа Кырлайда үтте. Өстәл артында үзенчә бер курсташлар очрашуы булды ул. Ә икенче көнне музейны карадылар, көймәдә йөзделәр, Сәгъди карт йортында булдылар,  Тукай коесының салкын суы белән сыйландылар, кечкенә Апуш, Су анасы, Шүрәле янында фоторәсемнәргә төштеләр – кыскасы, һәр мөмкинлектән файдаланып калырга тырыштылар.

– Чистайда эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы әгъзалары белән Яңа Кырлайда булган идек инде. Тик анда без бик аз әйберне күргән булганбыз икән. Арча ягы белән танышу өчен бер көн генә җитми. Безнең өчен бу гомергә истә калырлык көн булды, – диде Раушания Закирова. – Арча ягында күргән бар җирләрне кертеп “Арча” көенә “Арчаларга барган идек...” дигән клип эшләдем. Үземнең уй-хисләремне шунда тупладым.

– Кайткач мәктәпкә керәм, бармый калмагыз Арчага, анда искиткеч бай музейлар бар, диячәкмен. Арчаны мин ишетеп кенә белә идем. Аны мондый матур, тарихи төбәк, дип уйламадым да. Әле дә алган эмоцияләрдән айный алмый йөрим. Шулкадәр позитив энергия бирде бу очрашу. Шул халәтне уздырасы килми. Асия белән килешәм, Тукай рухы яши әле биредә. Искиткеч бер горурлык, Тукайлы булу горурлыгы белән яшиләр кешеләр. Һәр татар күрергә тиеш бу җирләрне. Музейда бер төркем укытучылар белән очраштык. Хәтта Тобольскидан кадәр килгәннәр! – диде Федания Гафиятуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X