erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 1нче мәктәбенә 180 яшь

Меңләгән укучыларга белем биргән Арчаның 1нче мәктәбе быел үзенең 180 еллык юбилеен билгеләп үтә. Матур традициягә әверелгән сыйныфташлар очрашуларында беренче мәктәпне тәмамлаган һәр укучы нәкъ менә алар укыган елларда мәктәптә көчле коллектив эшләвен искә ала.

180 елга сузылган тарих...
Илдә башлыклар, чорлар алышына, революцияләр, сугышлар да була, ә Арчаның беренче мәктәбе ел саен укучыларын олы тормыш юлына озата. Мәктәп музеенда Татарстан Дәүләт архивыннан өземтә саклана. Анда “Арча штат шәһәрендә 1843 елның 25 августында ачылган земство карамагындагы хатын-кызлар училищесы эшли...” – дигән юллар бар. 1845 елның 26 августында әлеге уку йорты базасында мәхәллә училищесы оеша. Анда 30 малай һәм 13 кыз укый. Мәктәп реформасы буенча 1867 елда Арчада ике сыйныфлы училище булдырыла. Анда малайлар һәм кызлар аерым укый. Беренче өч ел беренче сыйныф, калган ике ел – икенче сыйныф булып санала. Уку елы 1 октябрьдә башланып, Пасха атнасында тәмамлана торган була. Арифметика, уку, география, матур язу фәннәреннән тыш, укучылар дин нигезләрен өйрәнергә һәм чиркәү җырлары җырларга тиеш була. Ике сыйныфлы училищеда күбрәк сәүдәгәр һәм вак һөнәрчеләр балалары укый. 1886 елда Покровкада өч еллык укыту белән бер сыйныфлы авыл училищесы ачыла. Мәктәп Зур урамда урнаша һәм Покров чиркәве каршында эшли. 1903 елда ике сыйныфлы училищены Интернационал урамында урнашкан шәһәр думасы бинасына  (элеккеге почта бинасы) күчерәләр. 
1918 елның 21 гыйнварында Казан өяз комиссариаты дүртьеллык уку белән башлангыч мәктәп булдыра. Укучылар соңрак Пионерлар йорты һәм кичке мәктәп урнашачак ике катлы бинада укыйлар. 1921 елда Покров башлангыч мәктәбе Арчаның башлангыч мәктәбе белән берләшә. А.П.Кислова, М.П.Краснова, Е.А.Смелова, А.И.Щелкина Арча башлангыч мәктәбенең беренче укытучылары була. 

1923 елда башлангыч мәктәп базасында тугыз еллык мәктәп оеша. Аны тәмамлаган укучыларга югары уку йортларына керү хокукы бирелә. Тугыз еллык мәктәп директоры итеп Георгий Лукоянов билгеләнә.
 

1925 елда Арча тугыз еллык мәктәбе каршында өлкәннәр өчен мәктәп оеша. Анда эштән аерылмыйча гына партия, совет хезмәткәрләре урта белем ала.
1929 елда мәктәпнең төп бинасы булып Комсомол урамында урнашкан кирпеч бина санала. Элегрәк анда социаль тәэмин итү бүлеге, гражданлык хәлләре актларын теркәү, китапханә урнашкан була. Хәзер әлеге урындагы бинада Пенсия фонды урнашкан.
Мәктәптә директор булып Василий Аббасов, укыту мөдире булып Георгий Сергиевский эшли. Укытучылар Софья Менчинская, Антонина Никанорова, Михаил Антипов, Владимир Попов була.

1929 елда Галактионов урамында мәктәп өчен яңа агач бина төзү эшләре башлана. 1934 елда мәктәп 10 ел уку белән урта мәктәп итеп үзгәртелә.
Бөек Ватан сугышы мәктәп тормышында үз эзен калдыра

Мәктәпнең беренче директоры К.И.Иванов, укыту мөдире М.М.Антонов була. Урта мәктәптә 37 укытучы эшли. География укытучысы Владимир Попов иң актив укытучыларның берсе була. Попов мәктәпнең пионер һәм комсомол оешмаларын җитәкли. Соңрак Бөек Ватан сугышында илебез азатлыгы өчен көрәшәчәк сугышчыларның 1930 елларда безнең мәктәбебездә укуын, аларны укыткан укытучыларны игътибарсыз калдыру мөмкин түгел. Олы рәхмәт сүзләре белән без шул елларда укыткан, фронтовикларга ярдәм иткән, колхоз кырларында хезмәт куйган Г.Я.Тушвинцев, Р.М.Сорокина, В.А.Попов, Л.Ф.Преображенскаяны һәм башка ветераннарны искә алабыз. Мәктәп эвакуацияләнгән балаларга да ишекләрен ача, оккупацияләнгән территорияләрдән кайткан укытучыларны да эшкә ала. Әлеге буын укытучыларына Ватаныбызның бәйсезлеге һәм азатлыгы өчен көрәштә укучыларының һәлак булуы турында да хәбәрләр алырга туры килә. Алар арасында Валентин Ежков аерым урын алып тора. Советлар Союзы Герое Донецк өлкәсендә Степановка авылы өчен барган сугышларда һәлак була. Ул яраланган килеш дош-ман һөҗүменә каршы торуын дәвам итә, үз артыннан сугышчыларын ияртә. Авылны азат итәләр, тик Валентин гына һәлак була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Сугыш бетә, тыныч тормыш кире кайта
Комсомол һәм Галактионов урамнарында урнашкан мәктәп биналары искерә. Элеккеге базар урынында яңа бина төзергә дигән карар кабул ителә. 1954 елның 24 мартында узган район Советы утырышында базар территориясен мәктәп төзү өчен бушатырга дигән карар кабул ителә. 1956 елда мәктәп үз ишекләрен ача. 1965 елда РСФСР Министрлар Советы Арчаның урта гомумбелем бирү хезмәт политехник мәктәбенә Валентин Ежков исеме бирү турында карар кабул итә. 
Мәктәп даны бөтен Россиягә тарала

Сергей Волков (1954–1971), Габделхак Шәфигуллин (1971–1986) җитәкчелек иткән елларда мәктәпнең даны бөтен Россиягә тарала. Алдынгы укытучылар үз тәҗрибәләре белән башка республикалардан килгән хезмәттәшләре белән дә уртаклаша. 1990 елда мәктәп уку процессын компьютерлаштыру буенча республикада алдынгы урынга чыга. Ул вакытта район башкарма комитеты җитәкчесе булып эшләгән, хәзер Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән мәктәптә компьютер сыйныфы ачыла. Шулай ук аның тырышлыгы белән 1991 елда район мәгариф бүлегендә компьютер үзәге, 1992 елда – Арча физика-математика компьютер мәктәбе ачыла. 1994 елда ул, Арчаның беренче мәктәбе белән берләшеп, Валентин Ежков исемендәге Арчаның беренче физика-математика компьютер мәктәбе дип атала башлый. 1990 елларда ук өлкән сыйныф укучылары химия, биология, физика, математика буенча профильле белем алып чыга. 

Горурланырлык бүгенгесе, ышанычлы киләчәге бар
Мәктәп бүген дә Эльмира Сафина җитәкчелегендә район мәгарифендә тоткан урынын саклый һәм үстерә. Бу районда инглиз телен тирәнтен укытучы бердәнбер коллектив. Ә төрле телләрдә аралашу укучыларны дөнья мәдәниятенә тарту һәм үз халкының рухи кыйммәтләрен өйрәнү мөмкинлекләрен арттыра. Мәктәп электрон мәгариф үзәге статусына ия, “Санлы белем бирү” милли проектында катнаша. Мәктәптә “Үсеш ноктасы” программасы буенча эш алып барыла. Әлеге эшнең нәтиҗәсе булып республика мәктәпләре арасында алдынгы урыннарга чыгу тора. Казан фәнни-тикшеренү университетлары белән хезмәттәшлек итү профильле укытуны тулыландыра. Мәктәптә Арча педагогия көллияте студентлары беренче дәресләрен бирә. Үзебезнең чыгарылыш сыйныф укучыларының укытучы һөнәрен сайлавы һәм туган мәктәпләренә эшкә кайтырга теләүләре сөендерә. Бүгенге көндә бездә 20 шундый укытучы эшли. Мәктәптә укытучыларның, укучыларның һәм әти-әниләрнең тыгыз элемтәсе урнаштырылган. Патриотик тәрбия бирү яңа дәрәҗәгә чыкты. Мәктәп Геройның 100 еллык юбилеен билгеләп үтте. Без Валентин Ежков батырлык үрнәге күрсәткән Донецк Халык Республикасы Степановка авылы кешеләре белән элемтә булдырдык. Степановка мәктәбе укучылары һәм укытучылары белән телекүпер оештырылды. Әлеге мәктәп шулай ук безнең якташыбыз исемен йөртә. Шаяннар һәм тапкырлар клубы мәктәп лигасында катнашу, татар һәм инглиз телләрендә театрлар, строй һәм җыр смотры – болар барысы да мәктәп тормышының якты мизгелләре. Коллектив Татарстан халыкларының телен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән грант бәйгесендә җиңү яулады. “Беренче дулкында” дип исемләнгән мәктәп радиосы эшли. 
Мәктәп белем бирү сыйфаты буенча да районда беренче урында тора. Бүген без барлык фәннәр буенча бөтенроссия олимпиадаларының район, төбәк этаплары җиңүчеләре белән горурлана алабыз. Ә төрле фәнни-гамәли конференция һәм бәйгеләрдә җиңүчеләр һәм призлы урыннар алучылар саны күптән инде 100дән артты. 
Безнең коллективның эш тәҗрибәсен башка мәктәпләр дә куллана. Мәктәпнең 180 еллык юбилеен билгеләп үткән көннәрдә Җиңү парадында биегән Ежков вальсы искә төшә. Мәктәпнең 100 укучысы биюләре белән Геройга булган хөрмәтләрен һәм Арчаның беренче мәктәбенең сокланырлык үткәне, горурланырлык бүгенгесе, ышанычлы киләчәге барлыгын күрсәтте. Мәктәп үзенең һәр буын укучысын хәтерли һәм алар белән горурланып яши!

Эльмира Ибраһимова, 
тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы, 
мәктәп музее җитәкчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев