erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 1нче мәктәбендә «Үсеш ноктасы» буенча семинар-киңәшмә булды

Максат ачык - заманча технологияләр белән балага, кайда яшәвенә карамастан, ныклы белем бирү.

Семинарга республиканың мәгариф һәм фән министрлыгыннан, "ТРның мәгариф үсеше иниституты"ннан кайттылар. Республика мәктәпләре директорлары килде.

Мәктәпләрдә (бөтенесендә дә түгел) фән кабинетларын заманча итеп җиһазладылар. "Үсеш ноктасы" проекты илкүләм дәүләт программалары кысаларында тормышка ашырыла. Федераль һәм республика бюджетлары финанслый. Үсеш фәнни һәм технологик юнәлештә алып барылырга тиеш.

Фән кабинетлары җитәрлек күләмдә заманча җиһазлар белән тәэмин ителергә тиеш. Семинарда катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, Үсеш ноктасы кабинетларында,  дәресләрдә булдылар. Укучылар фәнни нигездә алып барган тәҗрибәләрен күрсәттеләр. Мәсәлән, гади хуҗалык сабынын кулланырга ярыймы юкмы? Ярый, әмма еш кулланырга ярамый. Шуны бер яшүсмер исбатлап күрсәтте. Язсаң, мисаллар күп. Химия, физика, биология, информатика дәресләре тәҗрибәләр белән кызыклы үтте. Мәктәп музеен да карадылар. Соңыннан нәтиҗә ясадылар. Семинарда каташучыларга Үсеш ноктасы кабинетлары бизәлеше, дәресләр ошады. Монда өйрәнерлек нәрсәләр күп иде. Шушмабаш мзктәбе укучылары да тәҗрибәләр күрсәтте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X