Арчаның 5нче балалар бакчасында Пермь өлкәсе белән берлектә төбәкара семинар үтте
Ул балаларны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләүгә багышланды.
Арчаның 5нче балалар бакчасында Пермь өлкәсенең Барда балалар бакчасы белән берлектә “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда әхлакый-патриотик тәрбия формалаштыру буенча эшнең нәтиҗәле ысуллары” төбәкара семинары узды.
Анда район мәгариф идарәсе методисты Алинә Иманаева, “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардия” Арча җирле бүлекчәсе җитәкчесе Алия Фәйзрахманова, “Җиңү волонтерлары” инициатив төркеме вәкилләре Гөлия Гарифҗанова, Юлия Гайнетдинова, Г.Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятенең “Мәктәпкәчә тәрбия” компетенциясе буенча остаханә мөдире Гөлназ Нуретдинова, Арча һәм Биектау районнары балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты.
Фойеда кунакларны Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватанны саклаучылар елына, балалар бакчасына йөрүче балаларның махсус хәрби операциядә катнашучы әтиләренә багышланган күргәзмәләр каршы алды.
Ә семинар ачылышында аларны үзләренең матур чыгышлары белән балалар һәм 5нче балалар бакчасының “Асылташ” вокаль ансамбле сәламләде.
Туган якка, туган шәһәргә мәхәббәт тәрбияләү мөһим бурычларның берсе булып тора. Аны ничек тәрбияләргә соң? Семинарда шушы сорауга җавап бирделәр. Төрле төркемнәргә йөрүче балалар белән Арчаның 5нче балалар бакчасы тәрбиячеләре үткәргән шөгыльләр, театральләштерегән күренешләр, окоп шәмнәре, солдатларга брелоклар ясау, хатлар язу буенча осталык класслары – болар барысы да балалар бакчасында ук сабыйларда ватанпәрвәрлек хисе тәрбияләүгә багышланган иде.
Семинарның турыдан-туры трансляциясе Пермь өлкәсенең Барда балалар бакчасында да күрсәтелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев