erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның 6 нчы мәктәбендә «Әниләр бәйрәме»

Салкын кышка кергәндә көннәрне нәрсә яктырак һәм җылырак итә? Ул- Әниләр бәйрәме.

Үсеп килүче буында әниләргә карата хөрмәт хисе тәрбияләү максатыннан, балаларыбыз, ягъни ,5 нче А сыйныфы укучылары, үзләренең класс җитәкчеләре, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Заһидуллина Гөлшат Ринатовна  белән “ Әниләргә назлы сүзләр әйтик” исемле кичә уздырдылар. Билгеле, бәйрәмнең төп кунаклары без- әниләр булдык. Иң кадерле кешеләргә  багышланган чара ихлас һәм җылы атмосферада үтте. 
   Рус шагыйрьләре дә үзләренең  иҗатларында әниләренә аерым  игътибар биргәннәр һәм аларны сокланырлык  җылылык, ярату белән тасвирлаганнар. Э.Асадов, Е.Евтушенко, Р.Рождественский, Р.Гамзатов шигырьләре, биюләр, җырлар беребезне дә битараф калдырмады. Күңелле уеннарда катнашу әниләрне һәм балаларны үзара тагын да якынайтты.
   Бәйрәм ахырында балалар үз куллары белән ясаган йөрәкчекләрне кадерле кешеләренә бүләк иттеләр.Йөрәктән йөрәккә күчкән ярату күзләрне яшькә чылатты. Балаларыбызның күңелләрендә әниләренә карата булган хөрмәт һәм кадерләү хисләре гомер буена саклансын иде. Эчтәлекле, матур бәйрәм бүләк иткәннәре өчен укытучыбыз Гөлшат Ринатовнага һәм балаларга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Арча 6нчы номерлы урта гомуми белем мәктәбенең 5 нче А сыйныфы әниләре

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X