erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Түбән Мәтәскә: туган ил кайдан башлана?

Кызыклы очрашу.

Укучыларның  туган яклары турындагы белемнәрен киңәйтү аша аларда патриотизм һәм кечкенә Ватаннары өчен горурлык хисе формалаштыру максатында оештырылган "Туган ил кайдан башлана?" проекты кысаларында  чираттагы дәрес-лекция Хәкимов Д.Г. исемендәге Түбән Мәтәскә урта  мәктәбендә үтте .  Арча муниципаль районы башкарма комитеты житәкчесе Гатиятов Ренат Мансур улы районның  авыл хуҗалыгы турында сөйләде, укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Дәрес - лекциядән соң 9 нчы сыйныф укучылары Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Абдуллин Ленар Илсур улы һәм Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте директоры Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр  улы белән очрашты. Очрашуда Лесхоз урта мәктәбе һәм Казанбаш төп гомуми белем мәктәпләренең дә 9 нчы сыйныф укучылары катнашты. Арча аграр-сәнәгать һөнәр көллияте директоры Дәүләтбаев Зөлфәт Миннефәр  улы укучыларга һөнәрләр һәм белгечлекләр турында сөйләде,  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Абдуллин Ленар Илсур улы авыл җирлегендә яшәүнең өстенлекләре, грантлар, яшь белгечләргә дәүләт ярдәме белән таныштырды.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X