Арчаның икенче балалар бакчасы хезмәткәрләре өмәгә кушылды
Алар үз территорияләрен һәм шәһәргә керү юлындагы каенлыкны җыештыра
Район буенча өмәләр дәвам итә. Хезмәт коллективлары кичә, бүген үз оешмалары территорияләрен һәм үзләренә беркетелгән территорияләрне чүпләрдән арындыра. Арчаның икенче балалар бакчасы коллективы да бүген икенче көннәрен өмәдә. Берәүләре бакча тирәсен чистартса, икенчеләре Арчага керү юлындагы каенлыкны чүптән арындыра.
“Каенлык безнең коллективка беркетелгән. Без аны ел саен чистартып торабыз. Чисталык беренче чиратта үзебездән башлана. Тирә-ягыбыз матур булсын”, – ди Арчаның икенче балалар бакчасы коллективы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев