erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның Җиңү паркында батырлар истәлегенә чәчәкләр салынды

Илебездә 9 декабрьдә Ватан Геройлары көне билгеләп үтелә

Гомуми белем бирү оешмаларында Ватан Геройлары көнен батырлык дәресләре үткәрү, Россия ветераннары һәм геройлары белән очрашу, һәйкәлләргә чәчәкләр салу белән билгеләп үтү кабул ителгән. Арча районында да бүген, елдагыча, Җиңү паркында батырлар истәлегенә чәчәкләр салынды. Чарада Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Бу көнне үзләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган һәм югары дәүләт бүләкләре алган кешеләрне хөрмәтлиләр. Ватан Геройлары көнен бәйрәм итү тарихы Изге Георгий Победоносец исеме белән тыгыз бәйләнгән. Россия Федерациясендә беренче мәртәбә Ватан Геройлары көне 2007 елның 9 декабрендә билгеләп үтелә, әмма бу бәйрәмнең күп гасырлык традицияләре һәм тирән тарихи тамырлары бар.

1992 елдан «РФ Герое» исемен алты йөздән артык Ватанны саклаучы алган. Алар арасында шулай ук тыныч шартларда батырлык күрсәткән Ватаныбыз армиясе хезмәткәрләре дә бар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев