erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның күренекле шәхесе Ринат Фазлыйәхмәтовны искә алдылар

Кичәнең исеме - Мине онытмагыз!

“Казан арты” тарих-этнография музеенда Арчаның билгеле шәхесе, районда җаваплы эшләрдә эшләгән Ринат Фазлыйәхмәтовны искә алу кичәсе булды. Исеме дә күңелне кузгата торган – “Мине онытмагыз!”. Ринат Әхмәтгалиевич өенә хәлен белергә килүчеләргә “Мине онытмагыз!” – дип әйткән. Кай арада биш ел үтеп киткән. Әле генә хушлашкан кебек идек... Исән булса быел җәен 83 яшь тулган булыр иде. Ринат Әхмәтгалиевичны искә алырга чордашлары, заманында бергә эшләгән хезмәттәшләре, якыннан белгән, аралашкан кешеләр, кызы Гөлнара ханым һәм район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Эльвира Вафина һ.б. килде. Искә алу идеясен район иҗтимагый советы (җитәкчесе Надия Мифтахетдинова) тәкъдим итә. Һәм район иҗтимагый советы белән “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре бергәләп, бу очрашуны бик матур итеп башкарып чыгалар. Һәркем истәлекләре белән уртаклашты. Ә чыгышларда бер уртаклык бар иде: “Ринат Әхмәтгалиевич югары културалы, интеллект иясе, зур шәхес. Гади, киң һәм ихлас күңелле кеше. Мәгърифәтчеләр өчен үз кеше!”. Искә алу кичәсен музейның тарих бүлеге мөдире Ленар Гөбәйдуллин алып барды.

Ринат Фазлыәхмәтов 1940 елның 13 июнендә Олы Әтнә авылында туган. Ул әтисен белми дә. Әтисе Әхмәтгали сугышка китеп, шунда һәлак була. Әнисе Зәкия апа колхоз бригадиры, авыл советы рәисе булып эшли. Ринат әбисе тәрбиясендә үсә. Мәктәптә яхшы укый. Кооперация техникумын һәм Казан дәүләт университетының физика-математика факультетын тәмамлый. Сәүдә системасында, мәктәптә укытучы булып эшли. Аны хезмәттәшләре “бик башлы егет” дип йөртәләр. 21 яшендә район советы башкарма комитеты секретаре итеп билгелиләр. Әтнә һәм Арча районнары берләшкәч, 1968 елда Арча райкомына чакырып алалар да агитация һәм пропаганда бүлеге инструкторы итеп куялар. 1974-1980 елларда – районның мәдәният бүлеге мөдире. Аннары 2002 елга кадәр район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары. Пенсия яшендә дә ул район тормышы белән кайнады: Арча шәһәре әдәбият һәм сәнгать музее директоры булды. Арча төбәгенең Казан арты үзәге буларак аның тарихында, мәдәниятында һәм мәгърифәтендә тоткан урынын ачыклау буенча эзләнү эшләре башлап җибәрә. Республиканың милли архивында, Казан дәүләт университетының Лобачевский ис. Китапханәсендә эзләнүләр алып бара. Республиканың милли китапханә фондларында була. Безнең Арча ягыннан чыккан мәгрифәтчеләр йөздән артык, ә язучылар җитмештән дә күбрәк икән. “Бөек Тукай ватаны син, Арча” дигән затлы китапны төзүдә иң зур хезмәт куйган шәхес ул.  “Арча ягы бигрәк матур” дигән җырлар җыентынгын да төзүче ул. Аның янына диплом эшләре, рефератлар, фәнни мәкаләләр язган студентлар күпләп килә. Ул аларга ярдәмен күрсәтә. Арча районында Г. Тукайның 90, 100, 110 еллык юбилейларын үткәрүгә зур тырышлык куйды. Күпме язучылар, күренекле шәхесләр белән аралашкан кеше ул! Олпат язучы Гариф ага Ахунов аны “Арчаның культура министры” дип атый иде.

Яраткан җырчыбыз Расих Галимҗанов җырлаганда бар да уйланып утырды.

Якыннар китә безне калдырып,

Вакытлыча түгел, мәңгегә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кайтарып булмый бергә чакларны,

Эх, күрешеп бер сөйләшергә...

Әйе, җырдагыча, эх, күрешеп бер сөйләшергә! Тулырак итеп район газетасында язарбыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X