erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арчаның “Нур” балалар һәм яшүсмерләр телестудиясенә 15 яшь

Бүгенге көнгә кадәр “Нур”лылар тарафыннан 300 телепрограмма, 1000 телесюжет, 25 кыска вакытлы фильм, 20 социаль ролик, 3000 интервью эшләнгән.

3 февраль көнне Арча Укучылар сараенда эшләп килүче “Нур” балалар һәм яшүсмерләр телестудиясенең 15 яшьлек юбилее узды. 
Район мәдәният йортында үткәрелгән бәйрәмгә телерадиожурналстика түгәрәгенә йөрүче һәм аның чыгарылыш укучылары җыелган иде. Бәйрәм чарасын Арча районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләлр буенча урынбасары Эльвира Вафина ачып җибәрде. 

– “Нур” телестудиясен Татарстан Республикасы күләмендә генә түгел, хәтта Россия Федерациясендә дә беләләр. Төрле бәйге-фестивальләр дә дәрәҗәле урыннар алу – зур хезмәт нәтиҗәсе. Һәр хезмәтнең башында кемдер тора. Иң беренче олы рәхмәтемне Зөлфирә Маннаповнага әйтәм. Ул һәр балага җаны-тәне белән гашыйк булып, алар өчен борчылып яши, балаларда һөнәргә мәхәббәт уята. Монда йөргән укучылар үз һөнәрләренең остасы булып чыгалар. Телестудиягә иҗади уңышлар теләп калам, – дип юбилей белән котлады ул. 

Котлау сүзләрен шулай ук Казан ислам университетынының журналистика факультеты деканы Айгөл Гыйлманова, “Арча хәбәрләре” редакциясенең баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин һәм Арча укучылар сарае директоры Руслан Гыйниятуллин да җиткерде.

"Нур"да белем-күнекмәләр алып, бүгенге көндә студент яки нинди дә булса юнәлештә хезмәт куючылар да килгән иде туган көнгә. Телестудиянең беренче карлыгачлары булган Динә Шәкурова, Эльмира Вафина, Чулпан Гобәйдуллина, Азат Шәрипов, Хәлил Зарипов, Зөһрә Рафикова үзләренең иң беренче сюжетларын, беренче бәйгеләрен һәм беренче авырлыкларны искә алдылар. "2008 елда җиденче сыйныфта укыганда Зөлфирә Маннаповна мине яңа гына эшли башлыйсы "Нур"га чакырды. Беренче сюжетымны мәктәбебездә узган семинардан ясадым. Җиңел булмаса да, без аны җиңеп чыктык. Шуннан әкренләп команда тупланды, сценарийлар яздык, төшердек, монтажладык. Кыскасы, бик күңелле, рәхәт вакытлар иде", - дип искә алды Динә Шәкүрова.

Илүзә  Галимҗанова, Ләйсән Хөсәенова, Айнур Миңнуллин, Алмаз  Нуруллин, Гөлшат Мәҗитова,  Руфина Илдусова, Ильяс Әхмәдуллин, Ләйсән Сафина, Илүзә Касыймова - сәхнәгә чыккан икенче төркемне тәшкил иттеләр. Берничә ел Ашытбыштан Арчага килеп, "Нур" телестудиясендә шөгыльләнүче Алмаз Нуруллин бүген дә ул елларны бик сагынуын әйтте. "Дамир абый белән Зөлфирә апа мине лагерьда күреп, телестудиягә чакырдылар. Мин куркып калдым. Әти-әни гади кешеләр, машинабыз юк, Арчага кадәр ничектер йөрисе булачак. Тик мин ризалаштым. Мәктәптән кайтып, сумканы ыргыта идем дә, авыл башына чыгып чаба идем. Попутка белән барам, студиядә шөгыльләнәм һәм кире шулай ук кайтып китә идем. Чөнки биредәге мөгалимнәр һәр баланың күңелендә шушы һөнәргә карата мәхәббәт уята белә. Рәхмәт аларга", - диде ул һәм җыр бүләк итте. 

Динар Җәләев, Гөлүсә Мортазина, Гөлшат Харисова,  Камилла Гатауллина, Илназ Абзалов, Зәринә Хәкимова, Карина Прахова, Руслан Әхмәтшин, Ляйля Моратова - телестудияне бөтендөньяга танытып, зур җиңүләр китерүче "нур"лылар. Бу укучылар телестудиянең җитәкчесе Зөлфирә Зарипованың никадәр таләпчән, кырыс, ләкин шул ук вакытта гадел һәм үз эшенә тугры булуын ассызыклап үттеләр. Бүгенге көндә журналистлар булмасалар да, биредә алган белемнең, тәрбиянең тормышларында зур роль уйнавын әйтте алар. "Нур" кемнедер кыю булырга, үз сүзен төгәл әйтергә өйрәтсә, кемнедер кеше белән аралашырга өйрәткән.

"Нур"ны тәмамлаучылар арасында бүгенге көндә 25 кеше республиканың радио һәм телевидениеларында хезмәт куя. "Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясендә яңалыклар бүлегендә эшләүче Алия Сабирова, Рүзәл Шәрипов, "Шаян ТВ"да хезмәт куючы Талия Төхфәтуллина, Зөлфия Хәсәнова һәм ГТРК "Татарстан" каналы корреспонденты Динә Нәҗметдинова юбилей бәйрәмендә катнаштылар. Алар да түгәрәк йөргән вакыттагы хатирәләрен барладылар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Иң ахырдан сәхнәгә "Нур" телестудиясенең беренче көннән башлап җитәкләп алып баручы Зөлфирә Зарипова чыкты. Алып баручылар аны "Нур"ның нурлы әнисе дип чакырдылар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы

2
X