erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Арча яңалыклары

Арчаның Өлкәннәр һәм инвалидлар йортында

Ветераннар интернатта яшәүчеләргә бәйрәм оештырдылар.

Арчаның өлкәннәр һәм инвалидлар йортында районның “Көмеш волонтерлар” (пенсионерлар) төркеме кунакта булды. Интернатта яшәүчеләр белән ике командага бүленеп бәйрәм конкурсы оештырдылар. Бик күңелле булды. Җырладылар, биеделәр, тәмле ризыклар әзерләделәр, шул ризыклар турында сөйләделәр – осталыкларының чиге булмады.

Баянда марсел шәрәпов уйнады, җырлады да, Факия Шәрәфетдинова шигырь сөйләде, Халидә Вафина, Гүзәл Шәрифуллина, Мәгъфур Шәрифуллин, Маргарита Евремова бик матур итеп җырладылар. Оештыручылар район ветераннар советы рәисе Рәмзия Хәмидуллина, “Көмеш волонтерлар” (пенсионерлар) төркеме җитәкчесе Руфия Баһаветдинова үзләре дә конкурста катнаштылар. Интернатта яшәүчеләрнең бик күңелләре булды. Игелекнең чиге юк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре