Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә бүгенге көн геройлары белән очрашу булды
Эчтән генә елап утырдык... Бөек Ватан сугышы Геройлары да искә алынды
Мәктәп үзе үк Герой исемен йөртә. Арчаның тау башында туып-үскән Валентин Федорович Ежков шушы мәктәптә укыган. Бөек Ватан сугышында Донецк өлкәсендә Степановка авылы янында рота командиры Валентин Ежков немецларның өч һөҗүмен кире кайтарып, 12 танкны юкка чыгара. Һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Экраннан Геройның балачагыннан алып, сугыш көннәренә кадәр тулы бер фильм карадык.
...Сәхнәгә очучы кызлар чыкты. Көлешәләр, шаяралар. 588нче төнге авиация полкы кызлардан гына тора, командиры Евдокия Бершанская. Гади генә, акрын тизлек белән түбәннән кызлар оча торган самолетны немецлар “кофемолка”, “тегү машинасы”, “руссфанер” дип йөртәләр. Ә шул “руссфанер”ларда япь-яшь очучы һәм штурман кызлар бомба, снарядлар яудырып, немецларга зыян салалар. Без сугыш чорында самолетта 780 хәрби очыш ясап, немецларны утка тоткан татар кызы, Советлар Союзы Герое Мәгүбә Сыртланова белән дә горурланабыз. Афәрин, мәктәпнең 8 сыйныф кызлары матур чыгыш ясадылар.
Сәхнәдә бүгенге көн геройлары – Арчаның В.Ф. Ежков исемендәге 1нче мәктәбендә укыган, махсус хәрби операциядә катнашкан, Батырлык ордены кавалеры, Суворов медале белән бүләкләнгән Артем Осин, шулай ук шушы мәктәпне тәмамлаган отставкадагы подполковник, “Байконур” космодромы баш эпидемиологы, хәрби врач Александр Белов, Әфганстанда хезмәт иткән, прапорщик, күкрәген “Рәхмәтле әфган халкыннан сугышчы-интернационалистка”, “Батырлык өчен” медальләре бизәгән Рафик Җамалиев, Арча педагогика көллияте укучылары-эзтабарлары белән сугыш булган урыннарда эзләнү эшләре алып барган Илһам Низаметдинов.
– Мин Әфганстанда взвод командиры булдым, – дип сөйләде Рафик Җамалиев. – Безгә һөҗүм иткән вакытта тетрәнүдән башымда беренче ак чәч бөртекләре барлыкка килде. Хәрби хезмәт үткәндә без бервакытта да солдатларны рәнҗетмәдек, сугыш кырында, бигрәк тә таулар кичүендә берәүне дә калдырмадык. Бервакыт шулай бер атна хәрби операциядә булдык. Кузгалырга әзерләнгәндә ике солдатның юклыгы ачыкланды. Тотындык эзләргә. Тирә-юньдә таулар... Тырыштык, таптык, әмма инде алар мәрхүм иде. Шулай үзебезнең урнашкан урынга кайтырга дип иртәнге сәгать 4тән йокыдан тордык. Старшина, мин-взвод командиры һәм тагын бер офицер – өчәү юлга кузгалырга торабыз. Мин БТРга утырдым. Офицерны, әйдәгез, минем белән, дип дәштем. Юк, мин машинада барам, дип каршы килде ул. Шулай итеп, ул машинада китеп барды. Билгеләнгән урынга килеп туктадык. Рациядән ишетәм, офицер Везовченко һәлак булган... Сугышта иптәшләрне югалту бик авыр. Ә андый очраклар булып торды. Тагын бер иптәшем өлкән лейтенант вертолетта армиядән кайтучы 15 солдат белән очты. 20 минуттан бу вертолетны шартлаттылар... Мин үзем Уралда, Чиләбе өлкәсендә тудым. 6 яшьтән көнчыгышка күчеп килдек. Таулар арасында тудым, таулар арасында үстем. Таулар арасында хәрби хезмәт үтәргә дә туры килде. Әфганстанда эссе. Без хәрби хезмәт үткәндә иртәнге сәгать 4тә йокыдан тора идек. Ул вакытта инде 40 градус эсселек була. Ә кышын кар аз ява, җил дә җил... Авылларда-кишлакта өйләр нигездә балчыктан эшләнгән, кечерәк кенә балчык өйләрдә кышын җылы, җәен салкынча. Минем уйлавымча, ул шартларда безнең солдат яши алмас иде...
Сөйләшүне Арча педагогика көллияте эзтабарлар төркеме җитәкчесе Илһам Низаметдинов дәвам итте. “Күбесенчә Новгород, Ленинград өлкәләрендә эзләнү эшләре алып бардык, – дип сөйләде ул. – 2019 елда Кырымда, Керчь крепосте янында эшләдек. Без эзләнү эшләре алып барган һәр урын гыйбрәтле. Керчьта таш, вак таш булса, без анда авышлык-сөзәклектә эшләдек. Волгоградта – дала. Сугыш булган урыннарда әйтерсең лә җиргә тимер кисәкчекләре чәчелгән. Бер генә металл эзләүче җиһаз да сиңа ярдәм итә алмый. Капшавыч (щуп) белән эшләргә туры килә. Шушы тимер капшавыч белән һәр миллиметрны төртеп карап, эзләнәбез. Новгород һәм Ленинград өлкәсендә сазлык. Ә сазлыкта эзләнүләр аерата кыен. Табылдыклар сулы чокыр төбендә. Чокыр төбендәге суны тонналап алырга, суыртырга кирәк. Эзтабарларга җиңел түгел. Аларга түземле, куркусыз һәм батыр йөрәкле булырга кирәк. Менә шул саз эченнән кеше калдык-ларын алырга, чүпләргә кирәк. Бер генә мисал. 90нчы елларда кызлар палаткада йоклый, ә бу палаткаларның тышкы ягына сугышчыларның сөякләре, калдыклары тутырылган капчыклар өеп куелган. Психологик яктан авыр кичерешләр. Истә калган гыйбрәтле хатирәләр күп. 9нчы сыйныфны тәмамлаган бер кыз, икенче отрядтан иде ул, Казаннан, саздан сугышчы сөякләрен чүпли: монысы аягы, менә монысы кулы дия-дия...”
Арчаның В.Ф. Ежков исемен-дәге 1нче мәктәбендә укыган, махсус хәрби операциядә катнашкан, Батырлык ордены кавалеры, Суворов медале белән бүләкләнгән Артем Осиннан: “Сезнең хәрби операциядә саклаучы талисманыгыз бармы?” – дип сорадылар. “Әйе, бар, бублик, – дип җавап бирде Артем Александрович. – Миңа аны кызым бүләк итте. Мин аны саклап йөрттем. Яралангач, киемнәремне салдырдылар, документлар, хәрби билет белән бергә талисманым да исән калды. Туган ягыма өйгә талисманым белән бергә кайттым. Дөрес, ул таушалган иде инде. Әмма минем белән. Ә беләсезме, госпитальдә вакытта мин хатларны күп укыдым, хатлар укырга яраттым. Илнең төрле почмакларыннан хатлар килә. Хатта язылган иң гади сүзләр йөрәккә җылылык, рәхәтлек, ышаныч бирә иде”.
– Сез укыган Арчаның 1нче мәктәбендә алган белем, тәрбия күнекмәләре сезгә хәрби хезмәттә ярдәм иттеме?
– Мәктәптә без күңелле 90нчы елларда укыдык. Без ул вакытта бүгенгедәй өйдә телефонда уйнап утырмадык. Безнең балачак урамда үтте. Дөрес, спортзалы да булды. Менә шул урам тормышы безне төрле кыенлык-лар алдында каушап калмаслык итеп чыныктырды. Ә белем алуга килгәндә, бер генә фән дә тормышта артык була алмый.
– Сезгә сугышчан бүләкләрне ни өчен бирделәр?
– Хәрби бурычларны намус белән үтәгән өчен бүләкләндем. Бер операция вакытында миномет атышында яраланганмын, аңымны югалтканмын, контузия алганмын. Аңыма килгәндә, белмим, бер сәгать үткәндерме, икеме, якында иптәшнең ыңгырашкан тавышын ишеттем. Умрау, бот сөякләре бик нык яраланган иде. Янда карта, элемтә, рация дә юк. 3,5 км араны иптәшемне өстерәп, шуышып бардым... Калган иптәшләр ярдәме белән без дошманга түгел, үзебезнекеләргә килеп чыктык. Шулай итеп мин якын иптәшем Сергейны үлемнән коткардым. Шуның өчен бүләкләделәр. Без алга куелган бурычны үтәдек.
Отставкадагы подполковник, “Байконур” космодромы баш эпидемиологы, 1975 елда Арчаның В.Ф.Ежков исемендәге 1нче мәктәбен тәмамлаган Александр Беловтан: “Сез ничек хәрби врач булдыгыз?” – дип сорадылар. “Мәктәпне тәмамлагач, институтка имтиханнар бирдем, әмма конкурстан узмадым, – дип сөйләде ул. – Шуннан елымны әрәмгә үткәрәсе килмичә, һөнәр училищесын тәмамладым. Аннан армиягә киттем. Мин өч шәһәрдә – Киевта, Чернигов, Конотопта армия хезмәте үттем. Конотопта шулай бер төнне мин штаб буенча дежур тордым. Часть буенча дежур врач Алиев иде. Ул мине дежуркага чакырды, без аның белән бергәләп чәй эчтек. Менә шунда ул миннән, син укырга җыенасыңмы, дип сорады. Мин планлаштырмадым әле, дидем. Ул миңа, син медик булыр идеңме, дип сорады. Андый теләгем юк, дидем. Ул миңа медиклар турында сөйли башлады. Мин аны тыңладым да, әнигә, мәктәп китапларын җибәрүне сорап хат яздым. Әни миңа дәреслекләрне җибәрде. Армиядән соң Казан медицина институтына укырга кердем. Эшемне яраттым”.
Хәрби табиб Александр Николаевич укучыларга ике тапкыр Советлар Союзы Герое булган, беренче тапкыр ачык космоска чыккан очучы-космонавт Алексей Леонов, үзенең янган самолетын дошман колоннасы өстендә шартлатып, уннарча машинаны юкка чыгарган, һәлак булганнан соң Советлар Союзы Герое исеме бирелгән очучы Николай Гастелло батырлыклары турында сөйләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев