Реклама
Арча аграр сәнәгать һөнәр көллиятенең беренче филиалында Нәүрүз бәйрәме елдагыча гөрләп узды.
Студентлар төрле спорт ярышларында актив катнашты. Татар халкының яраткан капчык киеп йөгерү, көянтә-чиләк белән су ташу кебек уеннары да читтә калмады. Тамашага Кыш бабай белән Нәүрүзбикә дә килгән иде. Уеннар ахырында Кыш бабай студентларга уңышлар теләп хушлашты. Бәйрәм карачкы яндыру белән төгәлләнде. Иң өлгерләр булып 31нче төркем студентлары танылды.
Бәйрәмгә әзерләнүдә ярдәм күрсәткән “Жилкомбытсервис” ширкәте җитәкчесе Альберт Хәкимовка зур рәхмәтебезне җиткерәбез.
Илдар Гайнетдинов,
1нче номерлы филиал җитәкчесе
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз