Реклама
Имтиханны уңышла тапшырган студентлар якын араларда тракторчы-машинист таныклыгы алачак.
17 июнь көнне Арча агросәнәгать көллиятендә «В», «С», «D», «Е», «F» категорияләренә тракторчы-машинист таныклыгы алу өчен квалификацион имтиханнар узды. Имтиханга үткәрелгән 46 кешенең 9ы имтиханның теория өлешен тапшыра алмады.
Имтиханны уңышлы тапшырган студентлар якын араларда тракторчы-машинист таныклыгы алачак. Ә тапшыра алмаган студентларны 7 көннән кабат имтиханнар көтә, дип хәбәр итте Арча районы Дәүләт техник күзәтүенең Арча районы буенча төп дәүләт инженер-инспекторы Габделхак Касыймов
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз