erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча алдынгылар сафында

Республикада, шул исәптән Арча районында күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү эшләре дәвам итә.

Быел бу җаваплы эшкә безнең районда “Татстройинвест” ширкәте дә (җитәкчесе Рәмис Сәгыйтьҗанов) алынды. Күп фатирлы йортларга – газ җиһазларын, мичләрен карап – хезмәт күрсәтүче оешма бу.

– Казанда Президент катнашында үткән киңәшмәдә Арча районы күп фатирлы йортларны ныклап төзекләндерү буенча яхшы яктан билгеләп үтелде, – дип сөйли Рәмис Сәгыйтьҗанов. – Өч йортны ныклап төзекләндерүгә быел без дә алындык. Горький урамындагы 21нче йорт, Мәктәп урамындагы 58нче йорт һәм Арча станциясендә Күпер урамындагы 17нче йорт. Төзелеш материалларын ноябрьдән туплап куйдык. Бәяләр артты. Алдан әзерләнеп кую яхшы булды. Без ныклап төзекләндерүгә алынган бер йортта эш бетте инде. Мәктәп һәм Күпер урамында гына эш калды.

Без бу өч йортта да булдык. Иң башта М. Горький урамындагы 21нче йортны карадык. Ике катлы бу йортта, дөрестән дә, эш төгәлләнгән. Йорт дивары җылытылып, матур итеп калайдан тышланган. Ян-тирәсендәге отмостка эшләнгән. “Цементы яхшы сыйфатлы, нык, Арчаныкы”, – диде Рәмис Сәгыйтьҗанов. Йортка керү-чыгу юллары, подъезд тәрәзәләре, түбәсе өр-яңадан эшләнгән. “Подъезд янында су җыелып торыр иде, хәзер әйбәт булды”, – диделәр шушы йортта яшәүчеләр. “Мин бу йортка 1969 елда урнаштым, – дип сөйли Нина Ивановна. – Бик әйбәт итеп эшләделәр. Без бик канәгать. Ремонтчы егетләргә рәхмәт”. Йорт алдындагы бакчадагы чәчәкләргә күз төшми калмый. “Беренче катта яшәүче Венера утырта бу чәчәкләрне”, – диделәр. Венера өйдә булып чыкты. “Тәрәзә каршындагы участок безнеке, ә тегесе безнең җир булмаса да, карап, чәчәкләр утыртып торам”, – диде Венера Дмитриева.

Менә без Мәктәп урамының 58нче йортында. Без килгәндә егетләр стенасын, түшәмен штукатурлыйлар иде. “Подъезддагы баскыч идәннәре агач иде монда, – диде шушы йортта яшәүчеләр. – Үзегез күрәсез, тимердән ничек яхшы итеп эшләделәр. Йортның тышкы яктан диварын җылытып, калай белән тышладылар. Ничек нык итеп отмосткасын эшләп куйдылар”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Күпер урамының 17нче йортында егетләр тышкы якта эшлиләр иде. Алар дүртәү: Алан авылыннан Ришат Шакиров, бертуганнар Рәдиф белән Раил Галиевлар, әтиләренең абыйсы Дамир Галиев йортның диварын җылытып тышлыйлар иде. Җитәкчеләре мактап алды үзләрен. “Сыйфатлы итеп эшли торган ышанычлы егетләр. Теләсә нинди эшне ышанып тапшырып була”, – диде. “Иртәнге сәгать 7гә килеп җитәбез инде без, – ди төзүчеләр. – Кичке 7ләргә кадәр эшлибез. Төзелеш материалы белән тоткарлык булганы юк. Җитәкчебез әйбәт кеше. Эшлибез дә, хезмәт хакын да алабыз. Безнең кадәр Казанда да алмый торганнардыр”. “Эшкә кайда өйрәндегез?”  “Арча станциясендәге төзүчеләр әзерләүче 120нче училищены тәмамладык. Шунда эшкә өйрәттеләр. Мастерлар яхшы булды. Безнең мастер Фәһим Ибраһимович иде. Рәхмәт аңа бик зур!”. Йортта яшәүчеләр белән дә сөйләштек. Гөлшат Фазылҗанова: “1994 елда Яңа елны шушы яңа йортта каршыладык, – дип сөйләде. – “Агроснаб”та эшләгән вакыт. Җитәкчебез Равил Бариев төзетте бу йортны һәм фатирларны үз хезмәткәрләренә бирде. Моңарчы вак-төяк ремонт кына үткәрделәр. Быел подъезд эченннән башлап, йортның стенасына кадәр – зур ремонт башкарыла. Рәхмәт ремонтчыларга”.

Соңыннан без Арчада күп фатирлы йортлар белән эшләүче “Идарәче компания” ширкәте җитәкчесе Илдус Әһлиев белән сөйләштек.

– Арчада быел күп фатирлы 6 йорт ныклап төзекләндерелә, – дип сөйләде Илдус Котдусович. – Шуның өчесен, бүген күрдегез, “Татстройинвест” ширкәте төзекләндерә, ә калган өчесендә “Водоканал-Сервис”, “Жилкомбытсервис” һәм “МСО” ширкәтләре ремонтчылары эшли. Графикка сыешып барабыз. Бер ай эчендә эшләрне төгәлләрбез, дип уйлыйм. Ремонт сыйфатын республиканың техник контроль оешмасы тикшереп тора, канәгатьсезлек белдергәннәре юк, әйбәт бәя бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X