erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча автобусында руль артында... хатын-кыз!

Арча шәһәрендә пассажирлар автобусын бер хатын-кыз йөртә башлады.

Бу Арча тарихында зур вакыйга! “Арча автотранспорт” предприятиесе җитәкчесе Рүзәл Гәрәев: “Безнең автотранспорт предприятиесендә автобусны хатын-кызның йөрткәне юк иде, – диде. – Беренче тапкыр хатын-кызны автобус йөртергә алдык. Исән-сау эшләргә язсын!”. Әлбәттә, без бу яңалык турында дәшми кала алмыйбыз.

Минем моңарчы язасы героемны өйгә чакырганым юк иде. Ә Валяны рейстан соң өйгә дәштем. “Мин эштән кич белән генә бушыйм. Сәгать 8ләр тирәсендә кая килим?” – дип сорады ул. Ә мин: “Безгә килегез, ишегалдында аулакта рәхәтләнеп чәчәкләр арасында сөйләшеп утырырбыз”, – дидем. Валя риза булды.

         Нәкъ сөйләшкән вакытка килеп тә җитте ул. “Минем белән татарча да урысча да сөйләшә аласыз, – диде. – Мин – Валентина Николаевна. Әнием татар – Нәкыя исемле, исән-сау, әтием рус – Николай, алар бергә түгел”. Әнә шулай үзе белән таныштырды Валя. “Арчада туып-үстем, бүген Төбәк-Чокырча авылында яшибез”, – дигәч, кызыксынуым тагын да артты. Чөнки мин үзем дә янәшәдәге авыл Айваннан. Төбәк-Чокырча авылы халкын, бигрәк тә татарларны яхшы беләм. “Минем ирем – Төбәк-Чокырча авылы егете Илнар Һадиев”, – диде әңгәмәдәшем. Искә төште: Илнарның әнисе яшьтән мәрхүм булды. Әтиләре Илдус абый шулай ук үзе кебек балалар белән ялгыз калган Сәкинә апага өйләнде. Әйбәт кешеләр. Ике гаилә балаларын туплап, Сәкинә апа барысына да әни булды. “Бүген без Сәкинә әни белән бергә яшибез, – дип сөйләде Валя. – Өч балабыз бар. Күп балалы гаилә буларак, безгә җир бирделәр. Йорт салабыз”.

Алар Нәкыя әниләренә дүрт кыз. Барысы да Үрнәктә агросәнәгать көллиятен тәмамлаган. “Яхшы көллият. Техникага шунда өйрәндегезме?” – дип сорыйм. “Ю-у-ук, – дип җавап бирде Валя. – Анда мин пешекчелек-тегүчелеккә укыдым. Бу һөнәрләр шулай ук тормышта кирәк. Кайда гына эшләмәдем инде мин! “Арча АТПсы”нда кондуктор да булдым. Әмма техника үзенә тарта... Кечкенәдән АТП, автобус якын миңа. Чөнки әнинең энесе Илгиз Сафин автобус йөртә. Казанда троллейбус йөрттем. Арчада таксист булып эшләдем. Хәзер дә буш вакытта таксистлык итәм. Өйдә булышырга кызлар бар. Русланага 17 яшь, Ренатага 15 яшь. Кечкенәсе малай – Исламга 8 яшь”.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Быел 6 июньдә автобус-ка утыра Валя. Эшкә ничек килүләре, җитәкченең ничек каршы алуы турында да кызыксындык. “Рүзәл Баязитович шундый җылы каршы алды, рәхмәт, – диде Валя. – Менә сиңа яңа автобус, эшлә генә, диделәр. Ышанычны акларга инде!”.

…Руль артында хатын-кыз. Җиңел машиналарны хатын-кыз йөртүчеләргә ияләндек инде. Зур шәһәрләрдә дә (мәсәлән, Казан) автобус, троллейбусларны йөртүче хатын-кызларга аптырамыйбыз. “Руль артына утырсам, рәхәт чигәм...”, – диюче хатын-кызлар күп. Валя да: “Техника йөртергә яратам, – ди. – Бу хезмәт минеке! Иптәшем Илнар, син әле бу Газель-автобус белән генә канәгатьләнеп калмыйсың, тагын да зуррак техникага утырачаксың, ди”. “Хыялың зур автобусларга утырып, озын маршрутларга чыгу, шулаймы?” – дип сорыйм. “Әйе!” – дип җавап бирде Валя елмаеп. Ачык, үткен хатын Валя. Андыйлар ир-атлар эшли торган хезмәтне рәхәтләнеп башкара.

Валя, без сиңа хәерле юллар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X