erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча балалары бәйрәмгә җыелды

1 июнь - балаларны яклау көне

Бүгенге бәйрәм уңаеннан "Казансу" паркында "Мин Арча баласы" дип исемләнгән фестиваль узды. Әлеге исем астындагы җыр белән башланып киткән бәйрәм чарасын район башлыгы Илшат Нуриев ачып җибәрде. Балаларны бәйрәм белән котлап, ихлас теләкләрен җиткерде, бәйрәм чарасының югары дәрәҗәдә булуын ассызыклап үтте.

Укучылар сараенда һәм сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүче балаларның чыгышыннан тыш, фестивальдә танылган йолдызлар да чыгыш ясады. Илназ Бах,  Гүзәл Идрисова һәм өч уллары, Илназ Гарипов, Фәрит Низамиевларның җырлары кңелләрне күтәрде. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Фестиваль барышында асфальтка рәсем ясау, кул эшләре буенча төрле осталык дәресләре, иң оста балаларны барлау, картинг белән шөгыльләнүче егетләр чыгышы, сабантуй уенннары да уздырылды. Һәр катнашучыга истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрдә "Мин Арча баласы" язуы бар иде.

Күңелле чара, матур бәйрәм һәркем өчен менә дигән ял сәгатьләре бүләк итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы

2
X