erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча бассейнында

Ничек инде туган-тумачалык буенча бассейнга языласың?! Бассейнда 500ләп бала шөгыльләнә.

 

Яңа уку елы башлангач, район газетасы сайтына “Бассейн эшли башлады. Балалар сөенә-сөенә йөзәргә киттеләр”, – дип язгач, бер ана үпкәләп, үз фикерен белдерде: “Киткәннәрдер шул! Анда да блат буенча инде. Туганның туганы, күршенең күршесе... Уку елы алдыннан бассейнга язылдык. Беренче сыйныфлар һичшиксез йөриячәк, үзебез чакырырбыз, диделәр. Медосмотр да узып куйдык. Чакыручы булмады. Көттек...”.

Бу язма күңелне кузгатты. Безнең дә ике малай бассейнга йөри. Берәүгә дә: “Безнең малайларны алыгыз әле!” – дип ялынмадык та, күчтәнәч тә бирмәдек. Алдан язылдык. Октябрь ахыры булдымы икән, моннан берничә ел элек, тренер Айсылу Шиһабиева шалтыратып чакырды. Хәзер тренерлары – Ләйлә Шәрифуллина.

Без бассейнга баласын урнаштыра алмаган ханым белән элемтәгә чыктык. Баланың исем-фамилиясен язып алдык. Бассейнда тренерлар җитмәвен, бер тренерның эштән китүен белдек. Һәм бераз көтәргә булдык. Бәлки яңа тренер килер?!

Яңа уку елының икенче ае үтеп бара. Бассейнга киттек. “Арча” спорт комплексы җитәкчесе Рәдис Йосыпов сүзне яңалыклардан башлады:

– Безгә яңа тренер килде. Кировтан. Евгений Иванович Шалагинов. 27 яшьтә. Россиянең спорт остасы. Беренче сыйныфларны ул алды. Чиратка язылган балаларны барлап, телефон аша чакырды. Әти-әниләргә шалтырата алмаган очраклар да бар. Я телефоны үзгәргән була, я шалтыратып булмый. Хәзер ачыкларбыз, ни өчен исемлеккә язылган бала бассейнга йөрми?

Җитәкче урынбасары Лилия Хисмәтованы дәште. Лилия Вәгыйзовна 1нче сыйныфлар исемлеген алып керде. “Менә үзегез күрәсез, сез әйткән бала исемлектә бар. Тренер телефон аша әти-әнисенә чыга алмаган”, -- дип, язылганнарны күрсәтте. Шунда ук без бу турыда үпкә белдергән анага шалтыратып хәбәр иттек: “Сез исемлектә бар. Сезгә шалтырата алмаганнар... Балагыз бүгеннән бассейнга йөри ала. Тәртибен белешегез”.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Табигый ки, ата-ана баласының йөзә белүен тели. Шуңа да күпләрнең ничек тә баласын бассейнга бирәсе килә. Бүген бассейнда 5 тренер эшли. Ә аларның хезмәтләре җиңелләрдән түгел. Шуңа да тренерлыкка килергә атлыгып тормыйлар. Йөзәргә өйрәнүдән тыш, бассейн  балага тагын нәрсә бирә? Без бу турыда тәҗрибәле тренер Гүзәл Мозаффарова белән сөйләштек.

– Сәламәтлек, түземлек, чыдамлык бирә! – диде ул. – Тренерлар кул астында бассейнда 18 яшькә кадәр шөгыльләнергә була. Соңыннан, әгәр дә үти алсалар, разряд кенәгәсе бирелә. Балалар йөзү буенча мастерлыкка кандидат алу дәрәҗәсенә кадәр ирешә алалар.

Бассейнда шөгыльләнү иң заманча спорт төре икәнне дә ишеткән бар. Баланы (һәм ата-ананы да!) кызыксындыру кирәк. Ә бу тренердан тора, диләр. Мәктәптән соң, тренерлыкка укып, җылы якларда, мәсәлән, Сочида, акча эшләп булганын да беләбез.

...Кече бассейнга үттек. Яңа тренер Евгений Иванович беренчеләр белән дәрес алып бара. Балалар чыр-чу килеп рәхәтләнә суда. “Балалар белән эшләү ошыймы?” – дип сорыйм тренердан. “Ошый!” – дип елмая яшь тренер. Чемпион Арчада да чемпионнар әзерләр әле, дигән өметтә калабыз. Хезмәттәшләре аның бассейнда осталык дәресе үткәрүен, шәп йөзүен яратып сөйләделәр.

...Нәрсә турында язуымны белгәч, бер хезмәттәшебез җырлап җибәрде: “Суда-суда, суда йөзаласыңмы?..”. “Йөзә алабыз!” – дип җавап бирдек без дә.  Чөнки без елгада су коенып үскән буын. Ә хәзер бассейнсыз булмый кебек... Булмаса да бернишләр хәлең юк. Бар икән инде (арчалар шуның белән бәхетле!), эшли генә күрсен. Ата-аналардан, су коенучылардан бары тик рәхмәт сүзләре генә ишетәсе килә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X