Реклама
Бүген Арча Боз сараенда 2010 елгы балалар арасында хоккей ярышлары башланды.
Казаннан өч команда, Кукмарадан, Кировтан да ярышка киләләр. Бүген иртәнге сәгать 9да Арчаның "Ракета" командасы (тренеры Евгений Владимирович Тимощук) Казанның "Динамо-2" командасын җиңде. Бүген сәгать 5нче яртыда Киров командасы белән уйнаячак. Фотода программасын куябыз, килеп карый аласыз.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз