Реклама
Иртән сәгать 9 тулып киткәч Субаш Аты белән Яңа Кенәр хоккей командалары район башлыгы призына ярышны башлап җибәрделәр.
Каты уйнадылар. Уен 1:1 белән тәмамланды. Әмма уен бер команда җиңгәнче дәвам итте. Субаш-Аты командасы көндәшләре капкасына 1 гол кертеп җиңүгә иреште. И-и куандылар инде. Егетләрнең уенын карарга әти-әниләренә кадәр ияреп килгән. Күршеләре дә килгән. Җиңми кара! Алар йөзенә кызыллык китереп булмый бит инде! Нинди көчле Яңа Кенәр командасын да җиңделәр! Хәер, уен тнде ул, кем җиңелә кем җиңә. Үпкәләп булмый...
Уенчылар белән очрашырга район башлыгы Илшат Нуриев килде.
Икенче булып "Тайд-Фойл" белән Хәсәншәех командалары очрашты. Хәсәншәех командасы 2:1 белән көндәшен җиңде.
Уеннар дәвам итә. Кичкә кадәр барачак.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз