Арск-Информ

Арча районы

Рус Тат
Арча яңалыклары

Арча читекчеләре

Бүген Арчада чигүле читекләр аз җитештерелә. Әмма заманында милли аяк киемнәре фабрикасы иң зур предприятиеләрнең берсе иде.

“Арча милли аяк киемнәре” берләшмәсе тарихы Колачы авылыннан башланып китә. 1885 елда Рамазан һәм Вәли Гайнуллиннар эш эзләп Казанга юл алалар, читекләр әзерләү белән шөгыльләнүче Солтан байга ялланалар, бу һөнәргә өйрәнәләр. Ике ел эчендә милли аяк киемнәре җитештерүне тулысынча үзләштерәләр, авылга кайталар. Башка егетләрне дә шунда эшкә урнашырга ярдәм итәләр. 1925 елга кадәр Колачының дистәләгән кешесе Казанда милли аяк киемнәре җитештерүдә эшли.

Партиянең XV съезды вак һәм кустар сәнәгатьне үстерүгә мөмкинлекләр ача. 1929 елда кооператив артельләр барлыкка килә. Бишесе Казанда булса, алтынчысы Арча районында. Бу һөнәрне белүчеләр күп булуны исәпкә алып, аны башта Колачыда ачарга уйлыйлар. Тик аның өчен яраклы бина булмау сәбәпле, биш километр ераклыктагы Мүлмә авылын, андагы кулланылмый торган хәрби казарманы сайлыйлар. Мүлмәдәге артельгә “Тукай” дип исем куялар. Колачыдан 120 кеше көн саен шунда йөреп эшли, башкаларны да бу һөнәргә өйрәтә. Казан арты читекчеләрен берләштергән беренче артель була ул. Колачы, Урта Аты, Урта Сәрдә читекчеләре аяк киемнәре чит илләргә дә китә.

Җитештерү арткан саен яңа эшчеләр кирәк була. Бу һөнәргә өйрәнгән чигүчеләр өйләрендә эшли башлый. 750 кеше эшле була. Махсус агентлар өзлексез чимал белән тәэмин итеп тора. Колачы осталары чиккән читекне Һиндстан Президенты Индира Гандига, туфлины Надежда Крупскаяга да бүләк итеп җибәрәләр.

30нчы еллар татар милли аяк киемнәре – читекләр җитештерүнең чәчәк аткан чоры булып санала. Аннан ул бераз кими башлый. 1941 елның мартында Тукай артеленнән аерылып чыгып Колачыда “Труд” артеле барлыкка килә. Әмма... сугыш башлана. Цехларда хатын-кызлар, балалар гына кала.  Ул елларда биредә фронт, госпитальләр өчен аяк киемнәре тегәләр, солдат итекләрен ямыйлар.

Сугыштан соң яңадан фабрика үз эшен дәвам итә, яңа төр аяк киемнәре дә җитештерелә башлый. Күн табу кыенлык тудыру сәбәпле, хәтта солдат пилоткаларыннан хатын-кызлар өчен җиңел аяк киемнәре тегәләр. 1946 елда “Труд” артеленә күчмә Кызык Байрак тапшырыла. Цехларга яшьләр агыла. Яшьләр бригадалары төзелә.

Реклама

1950 елда гына чын күн барлыкка килә. Артель ассортиментны киңәйтә. Аяк киемнәрен төзекләндерү нокталары да ачыла. Колачыда гына түгел, күрше авылларда да башмаклар кисү, чигү, әзерләү буенча уңышлы эш башлыйлар. 1960 елда артель фабрика статусын ала. 1961 елда Мүлмә, икенче елны Дөбьяз фабрикалары аңа кушыла. Ассортимент тагын да арта. Яңа технологияләр кулланыла башлый. Әмма тегү, чигү бары тик кул белән башкарыла.

1972 елда Арчада ике катлы бина төзелә. Фабрика шунда күчә. Чөнки производствоны киңәйтү һәм үстерү өчен авылда тиешле шартлар булмый. Ул “Милли аяк киемнәре җитештерү” берләшмәсенә әверелә. Икешәр смена тулы көченә эшли башлый. 70нче еллар ахырында филиалларны да кертеп берләшмәдә 1200 кеше хезмәт куя. Тәүлеккә 550-570 пар аяк киеме эшләп чыгарыла. Яңа модельләр уйлап табыла. Ныклы хезмәт коллективы туплана. Продукция чит шәһәрләргә, республикаларга, илләргә дә җибәрелә. Милли аяк киемнәре берләшмәсенең даны еракларга тарала. 1980 елда Лейпциг ярминкәсендә Арча берләшмәсе продукциясе алтын медальгә лаек була.

Әмма... 2006 елда, икътисади кризис чорында “Милли аяк киемнәре” акционерлык җәмгыяте (1993 елда аның исеме шулай үзгәртелә), эшчәнлеген туктата, банкротлыккка чыга. 1,5 мең кеше эшсез кала.

Шулай да эзсез югала алмый. Айрат Солтанов кечкерәк кенә цех ача, фабрикадан кирәкле җиһазларны сатып ала, коллектив туплый һәм бу эшне дәвам итә.

“Милли аяк киемнәре җитештерү” берләшмәсе турында биредә кыскача гына язылды. Бу темага кабат әйләнеп кайтачакбыз әле. Озак еллар шунда эшләгән хезмәт ветераннары белән очрашып, аларның истәлекләре белән дә уртаклашырбыз.

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре