erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча гражданлык хәлен теркәү бүлегендә икенче баласын табучы әниләргә ана капиталы сертификаты тапшыру тантанасы узды

Арча гражданлык хәлен теркәү бүлегендә икенче баласын табучы әниләргә ана капиталы сертификаты тапшыру тантанасы узды. Арчада яшәүче Диләрә Хәйдәрҗанова, Ландыш Фәхретдинова һәм Гөлназ Фәрәхетдиновага сертификатларны Пенсия фондының Арча бүлеге җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова тапшырды. Әниләр шулай ук банкның һәм гражданлык хәлен теркәү бүлегенең истәлекле бүләкләренә дә ия булды.

Программа 2007 елдан бирле гамәлдә һәм ул 2021 елга кадәр исәпләнгән. Рузия Нурмөхәммәтова әйтүенчә, бүгенге көнгә районда аны 3969 гаилә алган. 3507 гаилә инде кулланган да. Шуларның 3444е торак шартларын яхшыртуга тотса, 63 гаилә укуга тоткан. Узган ел ана капиталын куллану буенча бераз үзгәреш кертелде: 2018 елның 1 гыйнварыннан соң гаиләдә икенче булып туган балалар өчен яшь ярымга кадәр ай саен 8896 сум түләп барырга мөкинлек чыкты. Бу районда 3 гаиләгә түләнә инде. Ләкин әлеге сумманы алу өчен гаилә әгъзаларының кереме бер кешегә 14034 сумнан артмаска тиеш.

Билгеле булганча, ана капиталын берничә юнәлештә кулланырга мөмкин: торак шартларын яхшырту, баланы укыту өчен һәм әниләрнең пенсиясенең тупланма өлешенә яки инвалид баласы булса, аны тернәкләндерү өчен.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгында ана капиталы программасын вакыты чикләнмәгән итәргә тәкъдим иттеләр. Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко ана капиталы программасы ким дигәндә 2025 елга кадәр озынайтылыр дип өметләнә. Россиялеләрнең күпчелеге аны озайту ягында. Ана капиталының күләме 452 мең сум тәшкил итә. Киләчәктә әлеге сумманың артуы көтелә. Ул 470 мең сумга җитәргә мөмкин дип фаразлана.

Розалия Сафина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X