erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Арча хәбәрләре" хәбәрсез югалганнарны табыша

“Сугыш вакытында хәбәрсез югалган туганнарын эзләүчеләргә анкета тутырып Арча педагогика көллиятендә эшләүче Илһам Низаметдинова яки “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясенә тапшырырга кирәк”.

 

Район газетасында басылган мәкаләдә шундый юллар укыганнан соң, туганнарын эзләүчеләр безгә агыла башлады. Берсе хатын, икенчесе фоторәсемен күтәреп килә. “Әни 1952 елда вафат булды. “Абыең кайтса, каберемә килеп әйтерсең”, – диде. Миңа ул вакытта 12 яшь кенә иде әле. Соңгы хаты, карточкасы Яңа Петергоф шәһәреннән килгән. “Сулда Кәченең Сәлих Гәрәев, уңда мин, уртада командир, дип язып та куйган. Хатында: “Кыр госпиталенә яралыларны бәйләргә чыгаралар”, –дигән. Шуннан башка хәбәр килмәгән. Үзем 80 ягына чыктым. Абыем Мөбарәкҗан Ахунҗановны табып, әниемне сөендерәсем килә”, – диде Күпербаштан Бәширә апа Ахунова.

Иске Масрадан Нурзидә Яруллина бабасы Абдуллаҗан Ахуновны эзли. “Әтием ягыннан бабам ул минем. 1942 елда сугышка киткән. Ике тапкыр яраланган. Аннан башка хәбәр килмәгән. Әнинең әтисе Садри Ибраһимов та хәбәрсез югалган. Әни исән әле. 88 яшендә. Ул сөйләгәннәрне җиткерәм. Бабай 1941 елда сугышка алынган. Суслонгерда яткан. Хатыны берничә тапкыр янына да барган. “Беткә батып беткәннәр иде, сөйләшәбез, ә аның башында битләренә кадәр төшеп бет йөри”, – дип сөйләгән. Аның белән бергә Курсадан бер кеше сугышкан. “Әтиегез бик батыр иде”, – дип кайтып әйткән. Шуннан соң белмибез”, – диде Нурзидә.

Сарай-Чокырчадан Габделхак Әмиров сугышка кадәр Донбасска эшкә китә. Шуннан армиягә алына. Хезмәт срогы тулырга бер ай кала сугыш башлана. 1944 елда Кенигсбергта госпитальдә ята. Соңгы хәбәре шуннан килә.  

– Әти Габделхәй Сафин сугышка киткәндә миңа нибары ун ай булган. Хәзер 80 яшь тула. Әнием 94 яшендә үлде, әтине гомер буе көтте. 1943 елда аннан хәбәр килү туктаган. “Кеше туганнарын эзли, безне эзләмиләр дә, дип үпкәләп ятмасын. Кайда һәлак булганын, кайда күмелгәнен булса да беләсе иде”, – диде Арчадан Фирдания Шәрипова.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Арчадан Зөлфия Шәмсетдинова алты туганын эзли. Барысының да язмышы үзенчәлекле. Аеруча Курса-Почмакта яшәгән Һади абый Шакирҗановныкы тетрәндерде. Нәкъ кинофильмнардагыча. “Өч кызы булган. Хатынын, балаларын ташлап күрше хатынга чыгып киткән. Тик озак тора алмаган, көн саен капка төбенә чыгып әтиләренең эштән кайтуын көтеп торган кызларын күреп, йөрәгенә чыдый алмыйча бер атнадан кире кайткан. Хатынының ике туганы аны акылга утыртмакчы булган. Кыйнатмас өчен арата алып селтәнгәндә берсенең башына тигән. Тегесе үлгән. Һади абый төрмәгә киткән. Кайткач хатынын, өч кызын алып Казанга китеп урнашкан. Тик алты айдан сугыш башланган. Гаиләсен кире авылга кайтарган да фронтка юл алган. Бары бер хат килгән. Анысы да командирыннан. “Әсирлеккә эләккән, качкан, партизаннарга чыккан, тагын хәрәкәттәге армиягә  кушылган”, – диелгән. Кызганыч, ул хат та югалган,” – дип сөйли үзе ишетеп белгәннәрне Зөлфия ханым.

Күпербаштан Гыйльметдин Галәветдинов өч ел Владивостокта хезмәт иткән. Аннан фин сугышы, хәрби җыеннар һәм Бөек Ватан сугышы. Волхов фронтында 9 ай чолганышта булган. “Кайтсак та, калсак та, безгә барыбер төрмә инде”, – дигән. Чыннан да 10 елга утыртканнар. Срогы тулганда бер телем икмәк урлаган өчен тагын өстәгәннәр. Алдагы язмышы билгесез. “Әни соңгы көненә кадәр олы абыйсы турында белергә теләде. Тик 1944, 1945 елларда батырлыклары өчен медальләр белән бүләкләнүе турындагы хәбәрдән тыш, башка мәгълүмат таба алмадык”, – диде туганы Әнисә Минҗанова.

Без аларның анкеталарын Илһам Низаметдиновка юлладык. Берничәсенә генә булса да туганнарын табуда булыша алсак, бик зур изгелек булыр иде.

Гөлсинә Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X