erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Рәнҗетмик... Мөндештә булып кайткач...

Гаеп кемдә?

Беркөн редакциягә Казанбаштан Үрнәк авыл җирлеге башлыгы урынбасары Ирек Нәҗмиев шалтыратты.

“Узган атнада зират коймаларын буяган идек. Артып калган буяу белән мәчет коймаларын да матурлап, территориясен тәртипкә китердек. Мәдәният йорты, авыл җирлеге, медпункт хезмәткәрләре, авыл кешеләре, мәчеткә йөрүче “яшь” бабайлар бу эштә актив катнашты”, – диде ул.

Бу авылның зират, мәчетенә кагылышыбыз булмаса да, изге күңелле кешеләргә карата рәхмәт хисе туды.

Әмма... икенче хәбәр күңелгә шом салды. Август ахырында Түбән Мәтәскәдә чишмә ачу тантанасында катнаштык. Бу турыда инстаграм битенә дә язып элдек. Шунда бер аңлатмага күз төште. “Чишмә ачу әйбәт. Мөндеш авылының зиратын кайчан чистартырга уйлыйлар икән? “Арча хәбәрләре”, ник шундый хәбәрләр язмыйсыз? Мактанырга гына яратасыз!” – диелгән юллар бар иде анда. Дөрес, әлеге язма авторына төрле фикерләр җиткергәннәр. “Авыл мулласы, мәчет картлары кайда карыйлар? Андый изге эшне алар күтәреп алырга тиештер, мөгаен..”, “Кемнедер көтеп  ятасы юк, җыелышып чистартасы” һәм башкалар.

Башта аптырап калдык. Хәбәр авторы ни әйтергә теләгән? Юкка гына ачынып язмаган бит инде? Үз күзебез белән күрү максатыннан Мөндешкә юл алдык. Авыл җирлеге башлыгының эше бик күп көн иде, авыл мулласы белән дә очраша алмадык. Аптырагач, зиратка терәлеп үк салынган өйгә кердек.

Әлеге йортта яшәүче 85 яшьлек Мәдхия Вәлиәхмәтова (аңлатма авторы аның Казанда эшләүче оныгы Нурсөя икән) язманың дөрес булуын исбатлау өчен урынга алып чыгып китте. Тик зират эченә түгел, ә... үзләренең бакчасына. Чөнки зират белән бакчаны койма гына аерып тора.

– Менә, карагыз, чүпне койма буена өеп киткәннәр. Кабер ташларын да шунда терәтеп куйганнар. Әле чүпне безнең бакчага ташлыйлар. Хәтта кискән агачларга кадәр ыргытып китәләр. Җыештырып кына бетер.  Элек зират коймаларын авыл бабайлары җыелып буйыйлар, печәнен чабалар иде. Гадәттә, шушы тирәдәге дүрт гаилә әгъзалары чыкты. Хәзер мин олы яшьтә. Яшьләрнең дә гел чүп җыештырып торасы килми. Ничек кеше бакчасына чүп атарга куллары бара икән дип аптырыйм, – диде Мәдхия апа.

Шунда башка барып җитте: менә аларның зары нидә икән?! Алар авыл җирлеге башлыгын да, зират караучыны да гаепләмиләр, каберләрне чистартып, чүбен кеше бакчасына гына атып бәрүчеләргә аптырыйлар. Бер яктан каберне чистарталар, зиратта чүп тә калмый, ташып йөрисе дә юк, әмма шуның белән кемгәдер зыян салулары башларына да килми.

– Зиратны зурайттылар, кискән агачларны өске ягына чыгарып ыргыттылар. Шунда череп яталар. Элек бу урында бакча, умарталык иде. Хәзер менә, чүплек оясы, – диде Мәдхия апа аңа да эче пошып. – Кискәч, ул агачларны алып китәргә кирәк булгандыр бит инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Зират эченә дә кердек. Ул икегә бүленгән. Бер ягы ялт иткән, икенчесе тайганы хәтерләтә. Туера баскан, иске агачлар авып ята.

– Бу ягында каберләр юкмы әллә? – дип сорыйм Мәдхия ападан.

– Бар. Тик анда үтеп кереп кенә булмый, – диде ул.

Зират караучысы Әнәс Димиевны эзләп киттек.

– Һәр атна пәнҗешәмбе көнне бөтен зираттагы чүпне капчыкларга җыеп юл кырые на чыгарып куям. Җомга көнне иртән алып китәләр, – диде ул. – Быел коронавирус нәтиҗәсендә өмә оештырып булмады, янгын куркынычы тумасын өчен яндырырга ярамый. Печәнен чабам, җыештырам, дөрес, иске якка керә алмыйм, куркыныч, агачлар төшүе бар. Әмма яңа якны тәртиптә тотам. Койма буендагы чүпләрне ничек күрми калганмындыр, аларны да карармын. Кешеләр үз чүпләрен үзләре җыйсалар яхшы булыр иде дә... Юл кырыена гына чыгарасы бит. Нәрсә эшләргә ярый, ярамый икәнлеге капкага язылып эленгән, югыйсә.

– Ә иске чардуганнарны нишләтәсез? Тимергә тапшырырга була бит.

– Аның белән күпме акча эшлисең? Мин аларны бер урынга җыеп куям. Ялгыз карт-карчыклар вафат булганда кирәге чыга, – диде Әнәс.

Җәлил хәзрәткә дә шул сорауны биргән идек. Ул: “Чардуганнарны тимергә тапшырып, акчасын мәчеткә бирергә мөмкин. Ә кабер ташларын җирне казып, шул тирәгә күмеп куярга кирәк”, – дип җавап бирде. Зиратта якыннарыбыз ята. Каберләрне чистартып тору безнең бурычыбыз. Тик чисталык, тәртип турында да онытмыйк, кеше хезмәтен дә күрә белик, зират янында яшәүчеләрне дә рәнҗетмик инде. Аларның монда ни гаебе бар? Бу Мөндеш кенә түгел, башка кайбер авыл зиратларына да кагыла.    

       

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X