erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча хоккей командалары шаккатыра

Берничә тренер алыштырган команда бу. Алар белән бүген Евгений Тимощук шөгыльләнә

Мин бу Боз сараена яратып, дулкынланып керәм. Якын ул миңа. Чөнки без моннан берничә ел элек иртәнге сәгать 5тән торып, малайларны хоккейга йөрттек. 5 яшь кенә иде әле ул вакытта аларга. 7нче яртыда шөгыльләнә башлыйлар. Шау-гөр килеп Боз сараена килеп керәбез... Иртәрәк мәктәпкә укырга керү сәбәпле тукталып калдык. Өлгереп булмады. Хәзер йөзүдә, футболда алар. Боз сарае барыбер дә күңелдә...

Безнең малайлар йөргән төркем, 2010 елгылар, хәзер инде чын хоккейчылар. Күбесе командада сакланып калган. Балтачлар да йөрүдән туктамаган. Афәрин! Әле менә яңа гына өч көн ярышты алар.

Евгений Тимощук яшь тренер. Яраталар үзен. Ул үзе дә балалар, хоккей өчен нишләргә белми тора. Ә ярыш вакытында күрсәгез! Янына барып, нәрсәдер әйтә, сорый күрмәгез! Эләгә! Балалар уенына шулкадәр кереп киткән, үзе шулар арасында мыни?! Ярышлар җомга көнне башланды. Арча (“Ракета”), Казан (“Ак Бүре”, “Динамо 2”), Кукмара (“Акула”), Тольятти (“Волгарь), Покачи шәһәреннән (“Шторм”) – барысы 6 команда уйнады.

Җомга көнне ярышлар иртәнге сәгать 10да Арчаның “Ракета” командасы белән Тольяттиның “Волгарь” командасы уены белән башланып китте. Һәм ул көнне уеннар кичен арчалар белән Покачи шәһәренең “Шторм” командасы очрашуы белән тәмамланды. Икенче көнне арчалар кукмаралар, Казанның “Ак Бүре” командасы белән уйнады. Арчаның “Ракета” командасы, барысын да җиңеп, финалга үтте.

Өченче көнне – якшәмбедә арчалар Казанның “Динамо 2” командасы белән уйнады. 1нче урын өчен көрәш иде бу! Арчаның “Ракета” командасы 4:2 исәбе белән Казанның “Динамо 2” командасын җиңде! Афәрин, егетләр!

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә 10–11 яшьлек малайлар әле хис-тойгыларын яшерә алмый. Җиңелгәннәрнең күзләренә яшь килде, ә җиңгәннәр сөенечтән, кәшәкәләрен ташлап, кычкырып, бер-берсе белән кочаклаштылар. Уенчыларга гына түгел, тренерга, әти-әниләргә дә бу зур куаныч иде.

– О-о, әти-әниләр үзләре уйнагандай күңелләренә бик якын алалар, – дип сөйләп торды берәү. – Йөрәкне тынычландыра торган дару сораган, үзара бәргәләшеп алган вакытлар да булды.

Арча хоккей коман-даларының районда гына түгел, республикада да җиңү яулаулары, Татарстан данын яклап Россия ярышларында да катнашуы күңелле хәл. Бу турыда без “Арча–Арена” Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров белән дә сөйләшеп тордык. Бүген аларда тренерлар җитәме? Хоккей класслары бармы?

– Бүгенге көндә 5 тренер эшли, ике яңа тренер килде. Тренерларыбыз җитә, – диде Илһам Мәхмүтович. – Команданың көче тренердан тора. Баланы өйрәтеп була. Хоккей класслары бар. Киләсе уку елыннан алар тагын да артачак.

... Ханты-Мансийск автономияле округы Покачи шәһәреннән килгәннәр: “Без бер авылга киләбез, дип килдек. Мондагы Боз сараен күргәч, исебез китте. Чиста, матур, уңайлы, шартлар менә дигән! Команданың әзерлеге дә әйбәт. Рәхмәт сезгә!” – диләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X