Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арча килене, сәяхәтче Эльза Нәбиуллина: “Кешеләр табигатьне ныграк ярата башлады”

    Эльза Нәбиуллина исеме күпләргә таныштыр, мөгаен. Ул 50дән артык илдә, Россиянең 30 төбәгенә сәяхәт кылган кеше. Ничек сәяхәт итәргә һәм бу эшне нидән башларга икәнен яхшы белгәнгә күрә, аннан киңәшләр сораштык.

    : Сәяхәтчене коронавирус куркыта аламы?

    — Пандемия башланыр алдыннан, безнең март азагы, май башы һәм июль уртасына планлаштырылган сәяхәтләребез, сатып алынган билетлар да бар иде. Вазгыятьне җитди кабул иттек, бу планнарны читкәрәк куйдык. Пәйгамбәребезнең дә бу уңайдан хәдисе бар. Шуларны исәпкә алдык. Без сәяхәт дигәндә чит илне генә түгел, шәһәр, район, авыл ара хәрәкәт итүне дә күздә тотабыз. Сәяхәтчеме син, юкмы – җитди карарга кирәк. Пандемия, карантин вакыты күпләргә анализ ясарга мөмкинлек бирде. Күпчелек сәяхәтче танышларым элеккеге сәфәрләреннән архив видеолары белән уртаклашты. Минем анысына да, кызганыч, вакытым җитеп бетмәде. Хәзер сизелә башлады: кешеләр табигатьне ныграк ярата башлады. Урманнарда, елга буйларында кешеләрне күрәбез. Үзебезнең яшәгән урыныбыз да табигать кочагында булгач, кечкенә генә сәяхәтләр оештыра алдык.

    : Балалар белән ял итүне ничек оештырырга?

    — Балалар өчен иң кулай ял итү урыны– өйдә. Алар белән кайда барсаң, ни эшләсәң дә башкача бит. Шуңа күрә яраклашырга туры килә. Кемдер бала шушы-шушы яшькә җиткәч, җиңелрәк була, ди. Юк, бары тик яраклашу гына бу. Дусларымнан ишеткәнем бар, Төркия кебек илләрне тәкъдим итәләр. Безнең андый пассив сәяхәт иткән юк. Хәтта экстремаль сәфәрләргә дә балалар белән килгән кешеләрне очратканым булды. Алар баланы махсус рюкзакка сала. Балаларын утыртып машинада йә велосипедта сәяхәт итәләр. Монда ярдәм көтеп утыру кирәкми. Янәсе, балам белән киләм дә, миңа шартлар тудырырлар. Бары үзеңә ышанасың. Көчеңнән килсә, алып барасың, юк икән – юк. Очкычларда очканда, кайбер транспортта балалар белән булган әниләргә “ташламалар” бар инде ул анысы. Әмма үз балаң өчен үзең җавап бирәсең.

    : Иң беренче сәяхәтне кайдан башларга? Акчаны ничек тотарга?

    — Сәяхәт иткәндә бюджетыңны чамалыйсың. Мәсәлән, 10 мең сумың бар ди. Шуңа яраклашасың. Әгәр дә инде бюджетлы сәяхәтләр күңелгә хуш килми икән, сәяхәткә акча җиткерү өчен акча туплыйсы булыр инде. Көндәлек тормышта да шулай бит: кемдер сезон саен яңа күлмәк ала, кемнеңдер мөмкинлеге юк. Бөтенләй бер тиенсез сәяхәт итү дә кызык түгел. Ниндидер әзер «запас» булырга тиеш. Көтелмәгән хәлләр булгалый. Андый-мондый хәлгә дип акча булырга тиеш. Сәяхәт — ул Мальдив утравына бару түгел әле. Ул тауларга, күрше төбәкләргә бару да. Транспортны, ашау-эчү, юлыңны үз бюджетыңа яраклаштыру мөмкин.

    Реклама

    Иң беренче сәяхәткә килгәндә, ул инде күпләрнең булган. Күрше авылга, җиләккә бару — бу да сәяхәт бит. Ерак сәфәргә чыгуга килгәндә, сәяхәтнең кайсы да уңай тәэсир калдыра инде ул. Минем беренче сәяхәтем — 19 яшьтә Америкага бару булды. Яшьлеккә бәйлеме бу, мин бу сәяхәтемне дөрес һәм тиешенчә кулланмаган икән. Мораль яктан яңалыкка, яңа дөньяга әзер булып барырга кирәк. Чит ил икән, бу башка җәмгыять икәнен аңларга. Бездән аермалы яклары булса да, бу — нормаль. Алдан шуңа әзерләнү мөһим. Мин үз укучыларымны Финдляндиягә алып барган идем. Араларында әле Казанны да күрмәгәннәр дә булды. Читкә чыккач, гаҗәпкә калганнар иде. Шул вакыт безгә шәп-шәрә бер кешенең роликларда йөрүен күрергә туры килде. Бер кызның шок булды, шаккатты. Син сәфәр белән килгәнсең икән, димәк, син бу дөньяга ачык. Кавказга барырга киңәш итәр идем. Ул 100 процент яраттыра торган урын.

    : Быел ил эчендәге туризм чәчәк атарга тора бит.

    — Юктыр, чәчәк үк атмастыр. Чөнки, әйтүемчә, шул ук Кавказга барулар да чикләнәчәк. Быелны, гомумән, ерак сәфәрләргә чыгучылар саны кимер инде. Күпчелек кризис кичерә. Юллар ачык булса да, кешеләр үз саулыгын куркыныч астына куймас. Быелгы җәйне өйдән ерак булмаган араларны үзләштерергә кирәк инде. Еш кына кешеләрдән: «Авыл — ул илһам чыганагы» дигән сүзләр ишетәбез. Әмма аларның күбесе авылны ашау-эчү урыны итеп кенә кабул итә. Ул кайта, бәрәңгесен утый да, шәһәргә китә. Күбесенең авылындагы урманына да аяк басканы юк.

    : Татарстанда сез яраткан һәм бүтәннәргә дә киңәш итәрлек 3 урынны әйтеп үтегез әле.

    — Актаныш районы. Анда искиткеч табигать. Без үзебез дә елына берничә тапкыр Актанышка барабыз. Минем анда туганнарым яши. Җәйге, кышкы чорда ул аеруча матур. Күлләр, сазлыклар, матур урыннар күп. Аннан, Казаннан ерак булмаган Кама Тамагында табигать искитмәле. Мәгарәсе, иске шахта урыннары бар, анда керергә мөмкин, елгага күренеш матур. Өченче урында дип Әтнә тирәсендәге тыюлыкны атарга була. Әмма табигате ягыннан уздырырлык Актаныштан да матур урын юктыр әле.

    Чулпан Гарифуллина
    ФОТО: Эльза Нәбиуллинаның шәхси архивыннан

    https://vatantat.ru/2020/06/26788/

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз



    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: