Арча көрәшчеләре алдынгы урыннарда
2 нче ноябрь көнне Биектау спорткомплексында көрәш буенча 2001-2003 нче елгы егетләр арасында турнир булып узды. Әлеге турнир данлыклы көрәшче, унөч тапкыр ТР чемпионы, сигез тапкыр РФ чемпионы, атказанган спорт мастеры Данил Галиев истәлегенә үткәрелде.
Әлеге ярышта тренер Зарипов Ф.В. җитәкчелегендәге Арча районы җыелма командасы да катнашты. Арча педагогия көллиятеннән Мубаракшин Инсаф 1 нче урын, Салахутдинов Рәсим 3 нче урын алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев