Арча мөхтәсибәте командасы бу бәйгедә беренче ттапкыр катнашты.
?4 апрель көнне Яр Чаллыда, Татарстан Республикасы Мөселманнарының Диния Нәзарәте кубогына татарча көрәш һәм кул көрәше буенча, 12 нче мөселман яшьләренең берләшкән турнирында беренче тапкыр, Арча мөхтәсибәте команда буларак катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча, җиңүчеләр билгеләнде.
Турнирда Арча районыннан 8 мөселман ир-ат катнашты.
Татар милли көрәш буенча 2 урынны 85 кг арасында-Фазылҗанов Илшат Марат улы, 3 урынны 65 кг арасында- Ахметгалиев Салават Булат улы призлы урыннар яулады. Шулай ук, кул көрәше буенча 3 урынны 85 кг югары-Мухаметшин Фәнис Фаил улы яулады.Командалар арасында , Арча 3 нче урында булды. Көрәшчеләр барысы да алдан намаз уку тәртибен белү буенча тест узды.
Нет комментариев