erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча көрәшчеләре Әлмәттән зур уңышлар белән кайттылар, 3нче урын!

Районда көрәш алга бара.

 

19—20 март көннәрендә Әлмәт шәһәрендә татарча көрәш буенча республика күләмендә “Алтын сөлге” турниры булды. Көрәш стенкага—стенка ысулы белән “Татнефть” кубогына оештырылды. 2020 елда көрәш нәтиҗәләре буенча иң көчле 16 район һәм шәһәр командалары катнашты. Ә безнең район 2020 ел көрәш нәтиҗәләре буенча 2нче урынны алды.

Безнең Арча районының җыелма командасы беренче әйләнештә Лаеш командасы, икенче әйләнештә Казан командасы, өченче әйләнештә Теләче командасы белән кискен көрәш алып барды. Наласа егете спорт мастерлыгына кандидат Фаяз Зарипов бик көчле көндәшен җиңеп, зур нокта куйды. Ярышта Арчаның җыелма командасы 3нче урынны яулады.

Бу ярышта  Шушмабаштан Динарис Таҗетдинов (60кг, тренеры Марат Саләхов), Арча педагогика көллияте студенты Дәниф Ибраһимов (65кг, тренеры Фәнис Зарипов), спорт остасы Рамил Хәкимҗанов (70 кг), Түбән Мәтәскәдән Илшат Фазылҗанов (75 кг), Арча педагогика көллияте студенты Инсаф Мөбәрәкшин (80 кг), Иске Масрадан Нәсим Габидуллин, Наласадан  Фаяз Зарипов (90кг), Апаздан Рөстәм Сибагатуллин (100кг), Арчадан Руслан Абдуллин (130кг) ярышларда катнашып, матур көрәш күрсәттеләр. Тренер – спорт остасы Илшат Һидиятов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

25—27 март көннәрендә Данил Галиев истәлегенә Түбән Камада ярыш була. Егетләргә уңышлар телибез!

Ринат Алиев,

район көрәш федерациясе рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X