erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча көрәшчеләре сынатмады

Команданы 4 тапкыр Россия чемпионы, спорт остасы Илшат Һидиятов әзерләде.

14–15 февральдә Биектау районында республика беренчелегенә герой шагыйрь Муса Җәлил призына көрәш бәйгесе үткәрелде. Ярышта Арчаның җыелма командасы да катнашты. Бу көрәш шуның белән куанычлы, ул ничә гасырлар ата-бабаларыбыз бил алышкан, без яраткан көрәш кагыйдәләренә нигезләнеп үткәрелде.

Ярышта 52 команда катнашты. Алар 60кг, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 килограмм һәм 130 килограммнан югары үлчәү категориясендә көч сынаштылар. Ике көн барган  ярышта безнең көрәшчеләр дә сынатмады. Шуларның берсе 60 килограммга кадәр үлчәүдә Иске Чүриле егете   Рамил Хәсәнов 3нче урынга лаек булды. Ул яшьләр арасында  билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булган егет. Ә бу көрәштә техник яктан әзер булуын раслап, көчле көндәшләрен җиңеп, призлы урын яулый алды.

65 килограммга кадәрле үлчәүдә республика чемпионы, спорт остасы, Түбән Аты мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләүче Рамил Хәкимҗанов та, көндәшләрен чистага салып, бик матур көрәш башлап җибәргән иде. Әмма имгәнү алу сәбәпле, башка көрәшә алмады.

75 килограммга кадәрле көрәштә республика призчысы, Сабантуй батыры, Яңа Кенәр мәктәбендә көрәш түгәрәге алып баручы Түбән Мәтәскә егете Илшат Фазылҗанов, үзенең җитез көрәш алымнарын башкарып, 2 әйләнешне үтте.

80 килограммга кадәрле көрәштә Наласаның баш батыры, Арча Сабантуй батыры, республика призчысы Наласадан Дамир Әһлиуллин (беренче тренеры Таһир Лотфуллин), икенче әйләнештә Төмән шәһәреннән 5 тапкыр билбау көрәше буенча дөнья чемпионы булган көрәшчене отып, тамашачыларны шаккатырып, 3нче әйләнешкә үтте.

85 килограммга кадәр  шулай ук Наласа егете Фаяз Зарипов Кукмара егете, спорт остасы  Нәҗмиевны отып, шулай ук 3нче әйләнешкә үтте. Фаяз билбау көрәше һәм татар көрәше буенча республика чемпионы, спорт остасына кандидат (беренче тренеры Таһир Лотфуллин).

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

130 килограммнан югары булган үлчәүдә Арчаның баш батыры, республика призчысы Иске Кишеттән Альберт Ситдыйков 3нче әйләнештә Ульяновскидан килгән Сергей Павловка туры килмәгән булса, бәлки, чемпион да калган булыр иде.

Авыр үлчәүдә яшьләр арасында 2 тапкыр Россия чемпионы, Арча Сабантуе баш батыры, Арча егете Руслан Абдуллин (беренче тренеры Фәнис Зарипов), Минзәлә, Мамадыш батырларын җиңеп, 3нче урынга лаек булды.

Шулай ук Түбән Мәтәскәдән Фәнгиз Мәннапов (70кг),  Масра авылыннан Касыйм Гыйбадуллин (90кг), Арчадан Илнур Зәйнуллин (130 кг.га кадәр) һәм башкалар Арча җыелма командасының уңышлы чыгыш ясавында (6нчы урын) өлешләре зур.

Команданы 4 тапкыр Россия чемпионы, спорт остасы Илшат Һидиятов әзерләде.

Ринат Алеев,

район көрәш федерациясе рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча Арча районы Арча хәбәрләре

2
X