Арск-Информ
  • Рус Тат
  • "Арча КСМ"ы призына

    Җиңүчеләрне котлыйбыз.

    Реклама

    Арчада волейбол белән шөгыльләнүчеләр саны артканнан арта. Аны яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә яратып уйный. Районның волейбол федерациясе җитәкчесе Рафаил Муллагалиев волейболчыларны җыеп, даими ярышлар да оештыра. Бүген дә "Арча КСМ"ы ширкәте призына волейбол ярышлары үтте. Анда барлыгы 6 команда - "Арча яшьләре", "Алан", "Ветераннар", Арча КСМ"ы, Казанбаш һәм Кәче авыллары командалары катнашты. Беренче урынны КСМ волейболчылары яулады Икенче урында Арча яшьләре, өченче урында "Ветераннар" командалары. Алан волейболчылары дүртенче урында. Җиңүчеләргә медальләр һәм грамоталарны, шулай ук кубокларны һәм бүләкләрне Рафаил Муллагалиев тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: