erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча Кыш Бабае электричка маршруты буенча сәяхәт итте

Бүген, 29 декабрь көнне районыбыз Кыш Бабаен үзенең командасы белән Арча вокзалыннан озатып калдык

 Кыш бабай(РАМИЛ Мөхетдинов) , Кар кызы(Ләйсән Халитова), Шүрәле (Инсаф Мөхәммәтвәлиев) һәм баянда Шәүкәт Вәлишин Арча-Казан-Яшел Үзән- Казан электричка маршруты буенча сәяхәттә булдылар. Алар юлда вакытта Кыш бабай белән элемтәгә кереп, сәяхәтнең нечкәлекләре турында сораштык.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

"Электричкадагы пассажирларны Яңа ел белән котладык. Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр. Ә без аларга бүләккә махсус ясалган Арча читеге формасындагы брелоклар һәм татлы кәнфитләр бирдек. Һәркем вагондагы кунаклар өчен шат иде. Яңа ел алды бит...Күңелләре тагын да күтәрелде... Шәүкәт Вәлишин дәртле җырлар җырлады. Пассажирлар видеога төшерделәр. Контролерларда да бәйрәм кәефе иде. Алар да Кыш бабай, Кар кызы һәм Шүрәле белән фотога төштеләр. Электричкада хәзер "куян"нар юк икән.Контролерлар шулай ди) Безгә дә күренмәделәр..Вагонда бүген без дәрәҗәле кунак идек. Казан вокзалында да ачык йөз белән каршы алдылар. Вокзалдагы поезд көтүчеләр дә безнең белән фотога төштеләр. Шүрәле алар өчен бииик кызыклы персонаж булды. Аннан Казан-Албаба электричкасында Яшел Үзәнгә кузгалдык. Анда да бәйрәм программасы булды. Һәр пассажир рәхмәт әйтте. Балалар белән олылар да куандылар. Шигырьләрен һәм җырларын жәлләмәделәр. Ә без һәрберсен бүләкләдек." - дип уртаклашты безнең ачык күңелле Кыш бабаебыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча районы Арча хәбәрләре Кыш бабай

2
X