erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

"Арча кызлары шундый инде ул!"

Сөйләгәндә күзләре яна.

Мөндештә яшәүче Зөһрә Сәлахова гранд отты һәм аңа аны Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов үзе тапшырды.

Бу Зөһрәнең беренче җиңүе генә түгел. Үз эшен башлап җибәргән яшь ханым өчен 2020 ел уңышлы булган. Ул шушы арада гына өченче грантын откан. Соңгысы Президент кулыннан алынуы белән аеруча истәлекле.

– Ирем инфаркт булып операция кичерде. Яшь балам бар. Үзем декрет ялында. Өчәүләп өйдә. Тәвәккәлләп талкыш каләвә ясап карарга булдым. Ирем алдан әйткәнчә, барып чыкмады ул. Аннан соңгы акчамны алдым да, интернет аша тапкан бер ханым янына осталык классына киттем. Өйрәнеп кайтып ясый да башладым. Дусларым, туганнарыма рәхмәт, беренче заказчыларым алар булды, – ди Зөһрә. – Ярминкәләргә чыга башладым. Берсендә яныма бер ир-ат килде дә, ул мин укыган институтта ректор ярдәмчесе булып чыкты (Зөһрә кооператив техникум һәм институтны кызыл дипломга тәмамлаган, чит илләргә барып эшләгән): “Син яшь, грантларда катнаш”, – диде. Кызыксына башладым. Талкыш каләвә ясау буенча бизнес проектларның бик аз булуына төшендем. Заявка җибәрдем. Апрель аенда ук булды инде ул. Пандемия нәтиҗәсендә тоткарланды.

Аңарчы ул Самарада оештырылган “Иволга” форумында катнаша һәм грант ота. Акчасына суыткыч, кондиционер ала. Эштән китәргә мәҗбүр булып, биржага баскач, ИП төзергә акча бирәбез, бизнес проектыңны якла, диләр. Зөһрә ИП ачу өчен 153 мең сум ота. Ул вакытта токмач белән эшли башлаган була. Шуның өчен кирәк-яраклар ала. Һәм менә өченчесе – 20 кешедән 4се финалга үтә, якташыбыз алар арасында да беренче була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Ахырга кадәр белмәдем. Күргәзмәгә чакырдылар. Президент алдында чыгыш ясадым. Ятлап килгән текстымны сөйли дә алмадым, ул үзе сораулар бирде. “Арча кызлары шундый инде ул!” – диде соңыннан уңышлар теләп. Шунда гына беренче урынны яулаганымны һәм 150 мең сум отканымны белдем, – диде Зөһрә. – Әлегә кадәр заказчылар белән эшләсәм (алар аз булмады), хәзер кулда сертификат бар, продукцияне кибетләргә дә чыгара алам. Токмач буенча да сертификат алырга йөрим. Ә ярминкәләргә чыгу минем үземә ошый. Кызыксыналар, сөйлим, интернет аша хәзер үзем осталык класслары үткәрәм. Ярминкәләрдә кайберәүләр яныма килеп: “Сөйләгәндә синең күзләрең яна. Димәк, эшеңне яратып башкарасың. Талкыш каләвәңне алмыйча яныңнан китеп тә булмый”, – диләр. Бу сүзләр миңа мактау булып яңгырый. Мин артык күп акча артыннан кумыйм, тормыш итәргә җитеп барса, канәгать. Шуңа бәяне дә арттырмыйм. Кеше миннән әйбер сатып ала икән, ул бәя товарның сыйфатына тәңгәл килсен дип тырышам. Минем уңышымда катнашы булганнар турында да әйтми кала алмыйм. Ирем Рамилгә, кайнанам Равиягә, Пүчинкә-Поникта яшәүче әти-әниемә рәхмәтем чиксез зур.

Зөһрә турында бик күп язып булыр иде. Чөнки андый кешеләрне күрә, кешеләргә танытырга кирәк. Аның әле бар да алда. Пешекче ханымның (ул һөнәре буенча пешекче-технолог) планнары зурдан. Йомырка сарысына гына ясаган токмачын алып аш пешереп карадым. Искиткеч. Талкыш каләвәсе – авызда эреп китә. Беренче генә авыз итүем түгел бу ризыкны. Зөһрәнеке аерыла. Димәк, аны ясый белү генә җитми (искиткеч авыр, мәшәкатьле хезмәт ул), ә күңел җылысын да бирергә кирәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча

2
X