erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Арча яңалыклары

Арча кызы машина отты

Арчада яшәүче Айгөл Хәсәнова, Instagram социаль челтәрендә атаклы блогер уздырган бәйгедә катнашып, Opel Astra машинасына ия булды.

Узган ялларда бу турыда ишеткәч, башта ышанмадык. Instagramда әледән әле үткәрелеп тора торган бәйгеләргә инде күнегеп бетсәк тә, никтер машина оту булмастай эш булып тоела иде. Сер түгел, арабызда андый бәйгеләрдә катнашып та, берни отмыйча, кул селтәүчеләр дә бардыр. Бары тик Айгөл үз сәхифәсендә, оештыручыларга рәхмәт әйтеп, сторис урнаштыргач кына хәбәрнең чын икәненә инандык. Инандык һәм чын күңелдән райондашыбыз өчен сөендек. Айгөл мондый бүләккә чыннан да лаек. Ул Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссариатта эшли. Тыныч, мөлаем, ярдәмчел, тормышны ярата, һәр нәрсәдән ямь табып, булганына канәгать булып яши ул. Тормыш иптәше белән ике бала үстерәләр. Әлеге җиңү барысы өчен дә көтелмәгән зур бүләк булган.

Без Айгөлне җиңүе белән котлап, аннан үзенең хис-кичерешләре белән райондашлары белән дә уртаклашуын үтендек.

 – Бу минем өчен көтелмәгән зур шатлык булды. Машина отуым турында ишеткәч, хәтта күз яшьләремне тыя алмадым, – ди Айгөл. – 14 мең катнашучы арасында машина нәкъ миңа чыкты бит!

– Айгөл, мондый бәйгеләрдә беренче катнашуыңмы? Моңарчы бүләкләр отканың бар идеме? Бәйгенең шартлары нинди иде?

– Бу әлеге сәхифәдә уйнатылган 14 нче машина. Мин алдагы бәйгеләрнең барысында да катнашып килдем. Мөгаен, бәхетнең барыбер бер елмаясына ышанганмындыр инде. Катнашу шартлары бер караганда гади генә кебек, тик шуларның берсе генә үтәлмәсә, җиңгән очракта да, машина яңадан уйнатыла. Катнашу өчен Instagramда 95 спонсорга язылырга, бәйге турында мәгълүматны үзеңнең сторисыңа урнаштырырга кирәк иде. Шулай ук үз сәхифәңдә кимендә 3 шәхси фото булуы төп шартларның берсе иде. Алдагы бәйгеләр вакытында барлык туры эфирларны да карап бардым. Тик бу юлы туры эфир вакытында керә алмадым. Сөенечле хәбәр безне юлда, авылга кайтып барганда “куып тотты”. “Инстаграмга кер әле, машина оттың бит”, – дип иремә дуслар шалтыраткач кына туры эфирга кушылдым. Аннан соң бәйгене оештыручы туры эфирдан үземә шалтыратып, үзе дә җиңүем белән котлады. Ирем дә, балалар да бик сөендек.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

– Бүләк машина Арчага кайтып җиттеме әле? Аны юлда сынап карарга өлгердеңме инде?

– Әйе, машинаны икенче көнне үк барып алдык. Тик әлегә пассажир ролендә генә сынап карарга өлгердем, чөнки үзем әле машина йөртү таныклыгы алырга укырга җыенып кына йөри идем. Бу үзенә күрә Аллаһы Тәгаләдән бер билге булгандыр. Машинаны алып кайткач та, автомәктәптә укырга язылып чыктым.

Димәк, тиздән без бүләк машинаны Арча юлларында күрербез. Чын күңелдән җиңүең белән котлыйбыз сине, Айгөл! Хәерле имин юллар сиңа! Бер елмайган бәхет гел елмаеп торсын!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X