Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Арча кызы Валентина Георгиевна күпне белә

    1934 елда туган Валентина Георгиевна Мартьянова Арчаны яхшы белә. Чөнки ул шушында туып-үскән, гомер иткән

     

    – Арча ул элек ике өлештән тора иде, – дип сөйли. – Арчаның бер өлеше үзәктәге Покров чиркәвеннән шәрык ягына таба Покровка дип аталды, ә бу ягы Мещаннар бистәсе дип йөртелде.

    Покровка ягында Киров исемендәге колхоз җирләре иде. Ул колхозчыларга йорт салырга 10–12 сутый җир бирде. Мещаннар бистәсендә һөнәрчеләр көн итте. Тегүчеләр, кисүчеләр, аяк киемнәре осталары һ.б. үз эшләрен алып бардылар. Җирләре аларның 5әр сутый булгандыр. Минем әти дә аяк киемнәре ремонтлады. Кечкенә генә өй иде безнең. Ә аста, стадион янында, хәзер анда ресторан, калай, тимер әйберләрен (чиләк, чүмеч, чәйнек һ.б.) төзәтүче мастерской иде. Әни шул мастерскойда эшләде. Аннан крахмал заводына күчте. Крахмал заводы ул терлекне дә, халыкны да туендырды. Сугыш чорында эвакуацияләнгән халык күп иде. Сугыш беткәч, үз якларына кайтып киттеләр. Башта тегүчелеккә, аннан кисүчелеккә укыдым. Өс киемнәрен бик оста кисүче Лебедев Николай Матвеевич бар иде. Мин эшкә килгәндә ул пенсиядә иде инде. Эшкә өйрәтер өчен чакырып китердек.

    1956 елда Мәскәүгә сәнгать фестиваленә бара.

    – Мин ул вакытта артельдә комсомол оешмасы секретаре идем. Гади эшче, актив комсомол, җитмәсә оештыручы, Мәскәүгә шуның өчен җибәргәннәрдер инде. Мин сәхнә артисткасы түгел, эш артисткасы.

    Гомер буе заказчылар белән эшләргә туры килә. 1949 елда ачылган иске почта каршындагы “Октябрьнең 30 еллыгы” артелендә тегүче, кисүче булып эшли, аннан аны өс киемнәрен рәтләү һәм тегү ательесына мөдир итеп куялар. Ә мөдиргә коллективка да, заказчыларга да ярарга кирәк. Артист булмый хәлең юк!

    Эх, ул сугыш еллары... Әтисе Георгий Михайлович Щелкинның хәбәрсез югалган дигән хәбәре килгәч, әниләре балаларын кочаклап: “Мин сезне үстерә алмам инде, ачка үләрбез, балалар йортына бирермен”, – дип елый. Балалар да әниләренә сарылып: “Әни, бирмә безне балалар йортына”, – дип үксиләр.

    Бу хәлләрне искә төшергәндә Валентина Георгиевнаның күзләре яшьләнде. “Юк, бирмәде әни безне балалар йортына...”, – диде. Алар өчәү үсә. Әтиләре сугышка киткәч туган дүртенче бала 9 айдан үпкәсенә салкын тиеп үлә. Әнисе Валядан: “Син кем булырсың икән?” – дип сорый. Кыз күп уйлап тормый: “Почта ташучы”, – дип җавап бирә. Почта таратучы булып эшләргә насыйп булмый. Ленинградтан эвакуацияләнеп кайткан еврей хатыны Фаина Коган аларда фатирда яши.  “Октябрьнең 30 еллыгы” артелендә хисапчы булып эшли. Ул Валяга: “Тегүчелеккә укы. Өйдә тегәсеңме, эштәме – иң кирәкле һөнәр”, – дип киңәш итә. Менә шул киңәшне тотып, тегүчелек дөньясына кереп киткән кеше ул Валентина Георгиевна. Ничек итеп агач башмактан мәктәпкә укырга баруы, иске почта артындагы паркка биергә йөрүләре, Арча егете Анатолий Николаевичка кияүгә чыгуы, ике кыз үстерүләре, кайнанасы Екатерина Александровна белән 14 ел тату яшәве, фатир алуы, коллектив белән килешеп эшләве, тырышып-тырышып план үтәүләре, бүләкләнүләре, район Советы депутаты, партия райкомы бюросы әгъзасы, халык суды утырышчысы булуы...– барысын да сөйләде ветеран. Аның сөйләрлек сүзе күп. “Казан арты” тарих-этнография музеена да күп мәгълүмат биргән. Музей хезмәткәрләре район предприятиеләренең тарихын өйрәнә, материаллар туплый, альбомнар төзи. Валентина Георгиевна кебекләр тарих белән бергә атлаган ветераннар. Аларны сөйләтергә,  кадерләрен белергә кирәк.

    Реклама

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: